

Август аенда алар барысы да имтиханнар тапшырып таныклык алганнар. Рәсәй ДОСААФның Чишмә районы буенча бүлеге рәисе Филүз Сәхибгәрәев сүзләренә караганда, алар РФ территориясендә яши, рус телен белә, кайчакта гына гугл тәрҗемәсеннән файдалана.
Үз хәбәрчебез аларның икесе белән танышты.
Нгиему Ба Куанг 43 яшьтә, егерме бер ел инде Башкортстанда яши, өйләнгән, балалары бар, үз бизнесын алып бара. Моңа кадәр ул чит ил таныклыгы белән машина йөрткән, хәзер аның РФ шоферлык таныклыгы бар.
Патрис Каломбондумбу Конгодан килгән, Уфа дәүләт авиация-техник университетында белем алган, Мәскәүдә дә, Уфада да яши. Аның үз интернет-кибете бар, Рәсәйдә үсеш өчен мөмкинлекләр күп, алардан файдалана белергә генә кирәк, ди.