Чишмэ
+14 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
1 Сентября 2021, 04:25

Ветеринария – борынгы һәм игелекле хезмәт

Чишмә районының ветеринария станциясенә ветстанцияләр, лаборатор диагностика бүлеге, ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясе, даруханә, клиника, дүрт участоктагы дәвалау бүлеге, ике ветеринария участогы һәм ике пункт керә.

Ветеринария – борынгы һәм игелекле хезмәтВетеринария – борынгы һәм игелекле хезмәт
Ветеринария – борынгы һәм игелекле хезмәт

Илшат Гәрәев, Чишмә район ветеринария станциясе начальнигы

Без 104 торак пунктны, җиде авыл хуҗалыгы предприятиесен, шулай ук «Юбилей» токымчылык-кошчылык фабрикасын, «Башкортстан ит компаниясе», «Агрогусь» җәмгыятьләрен, «Ишмөхәммәтов» хосусый предприятиесе инкубаторын, ике авыл хуҗалыгы кооперативын, барлыгы 13684 баш эре терлек, 9513 баш вак терлек, 1623 ат, 88842 баш дуңгыз, 191690 кош-корт асралган 28 хосусый предприятиене һәм крестьян-фермер хуҗалыкны хезмәтләндерәбез. Районда шулай ук 3545 эт, 3700 песи һәм 194 умарталык бар.

Чишмә районында электрон ветеринария документлары алу өчен 25 урын бар. Моның белән дәүләт ветеринария хезмәтенең 21 белгече һәм аттестация алган дүрт белгеч шөгыльләнә. Алар башкарган эшләр күләмен аңлау өчен шуны әйтәсем килә, 2020 елда гына да дәүләт ветеринария хезмәте контролендә 1 875 673 электрон документ бирелгән.

Районда халык һәм хуҗалык ихтыяҗларында мал чалу өчен ике пункт («Гафаров» хосусый предприятиесе, «Нерал-Чишмә» җәмгыяте) һәм өч мәйданчык («Нурис» җәмгыяте, «Гаделшин», «Идиятуллин» хосусый предприятиеләре) эшли, аларда ел саен якынча 7500 баш мөгезле эре терлек һәм дуңгыз, шулай ук вак мал чалына.

Ветеринар хезмәт күрсәтү зонасында биологик калдыкларны утильләштерү өчен барлык таләпләргә туры килгән 17 үләт базы бар, яз һәм көз айларында аларга ревизия үткәрелә һәм дезинфекция ясала.

Бездә 48 кеше эшли, шуларның 39ы ветеринария белгече, 23е югары, 15е махсус белемле. Әлеге вакытта даими рәвештә профилактик вакцинацияләр эшләү һәм дезинфекция ясау нәтиҗәсендә, район авыл хуҗалыгы терлекләре һәм кош-кортлар арасында кискен һәм хроник йогышлы авырулар буенча имин булып кала.

Ветеринария станциясендә даруханә һәм йорт хайваннары өчен клиника бар, анда мал табибы Маргарита Долина кабул итә.

Лаборатор диагностика бүлегенә 40 елдан артык ветеринария хезмәтендә эшләгән мөдир Зарима Нарикбаева җитәкчелек итә. Лаборатория Чишмә, Дәүләкән һәм Благовар районнарын хезмәтләндерә.

Эпизоотиягә каршы бүлек начальнигы Айдар Казбаев җитәкчелегендәге участок ветеринария хезмәткәрләренең эшен аерым билгеләп үтәсем килә, терлек авыруларын кисәтү һәм дәвалау буенча төп җаваплылык аларга йөкләтелә. Бу – Ар, Чувалкип, Чишмә, Шөнгәккүлдәге ветеринария участоклары (мөдирләре Ю. Мусыгина, И. Нәгыймуллин, С. Алексеев, Р. Яхин), Арслан, Игнатовка ветеринария участогы (Х. Биктаһиров, Р. Янбарисов), Новотроицкий, Уразбахты ветеринария пунктлары (Х. Бикташев, Ф. Яппаров) хезмәткәрләре.

Һөнәри бәйрәм алдыннан 25–30 ел эшләгән хезмәткәрләребезне дә билгеләп үтәсем килә. Алар – Римма Казбаева, Наилә Фәттахова, Резеда Мирсәитова, Надир Ибраев, Ирек Янбарисов, Рәсилә Степанова, Илгизәр Таһиров, Нәзир Атзитаров, Тәлгать Буранголов, Фидус Богданов һәм башкалар.

Барлык хезмәткәрләребезне һәм ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмебез – Ветеринария хезмәте көне белән котлыйм!

Ветеринария – борынгы һәм игелекле хезмәт
Ветеринария – борынгы һәм игелекле хезмәт
Автор:Николай Покотило
Читайте нас