Чишмэ
+17 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
25 Августа 2021, 08:05

Башкорт авыллары тарихы буенча «түгәрәк өстәл» үтте

18 августта үзәк район китапханәсенең уку залында туган як тарихына битараф булмаган, аңа кагылышлы хакыйкать эзләгән һәм тапкан кешеләр җыелды.

Башкорт авыллары тарихы буенча «түгәрәк өстәл» үттеБашкорт авыллары тарихы буенча «түгәрәк өстәл» үтте
Башкорт авыллары тарихы буенча «түгәрәк өстәл» үтте

Бу көнне туган якны өйрәнүчеләрнең «Чишмә районы территориясендә Дим елгасы буенда урнашкан башкорт авыллары тарихы һәм топонимикасы» темасы буенча «түгәрәк өстәл» узды. Лена Булатованың Ябалаклы авылы тарихы турындагы чыгышы зур кызыксыну уятты. Ул үзенең соңгы табышы турында сөйләде. 1858 елда авылның сигез гаиләсе Нуриман районының Бикморза авылына күчеп килә, һәм анда әле дә Ябалаклы урамы бар. Биккол авылыннан Галиян Төхфәтуллин үз авылының Чишмә районындагы борынгы торак пунктларның берсе булуын, аның халкының башка торак пунктларга да, мәсәлән, Аккош авылына нигез салуын раслады.  Ул авыл 70нче елларда перспективасыз торак пункт буларак бетерелә. Ә Хаҗәт кайчандыр бер авыл булган, аның атамасы «кирәк» дигәнне аңлата. Ул шулай ук туган якны өйрәнү белән яңа шөгыльләнә башлаучыларга авыл тарихын өйрәнүне шәҗәрә төзүдән башларга, аннары топонимнар җыярга киңәш бирде. Яшүсмерләр китапханәсе мөдире, юкка чыккан авыллар тарихын өйрәнүче Светлана Жилина да үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул фамилияләрнең һәм исемнәрнең дөрес язылышын хәтер китаплары буенча тикшерергә тәкъдим итте. Чарада генеалогик агачларны, диалектларны, туган як фольклорын өйрәнүчеләр дә чыгыш ясады.

Чараны оештыручы – үзәк район китапханәсе директоры Илүзә Гыйбадуллина соңгы вакытта халыкның туган якны өйрәнү белән кызыксынуы, балаларның да, өлкәннәрнең дә бу эш белән шөгыльләнүен әйтеп узды.

– 25 июньдә Конгресс-холлда туган якны өйрәнүчеләрнең икенче форумы үтте. Ә без төрле мәсьәләләр буенча «түгәрәк өстәл» форматында җыелырга булдык.

Сүз уңаеннан, авылларда  китапханәчеләр күптәннән тарихны, топонимиканы өйрәнү белән шөгыльләнәләр, әсбаплар  чыгаралар, аларның күбесе безнең китап күргәзмәләрендә тәкъдим ителә. Билгеле бер нәтиҗәләр, кызыклы табышлар да бар, чөнки бар мәгълүматны да китаплардан гына табып булмый. Мәгълүматларны, фольклорны әби-бабайларыбыздан җыеп калырга өлгерергә, яшь буын белән дә эшләргә кирәк, – диде Илүзә Вәзит кызы.

Башкорт авыллары тарихы буенча «түгәрәк өстәл» үтте
Башкорт авыллары тарихы буенча «түгәрәк өстәл» үтте
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас