

Проектта кайбер торак пунктлар, шулай ук авыллардагы медицина хезмәткәрләре, старосталар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша.
Нәтиҗәләр 2021 елның 15 сентябренә кадәр билгеле булачак.
Проектка йомгак ясалганнан соң акча алачак 24 авыл билгеләнә. Беренче урындагы дүрт авылга 450шәр мең сум акча биреләчәк, икенче урынны алган сигез авыл – 400әр мең сум, тагын 12 авыл 350шәр мең сум алачак.
Моннан тыш, проектта авылда вакцинация өчен җаваплы булган медицина хезмәткәрләренә, шулай ук халыкны прививка ясау кампаниясенә җәлеп итүче старосталарга һәм җәмәгать эшлеклеләренә дә түләү каралган. Беренчеләре өчен премия күләме – 15 мең, икенчеләренә 10 мең сум тәшкил итәчәк. Барлыгы 25 медицина хезмәткәрен һәм шул кадәр актив кешене бүләкләү планлаштырыла.
Чишмә районында бу проектта Алкин табиблык амбулаториясе, Яңавыл, Новотроицкий һәм Караякуп фельдшер-акушерлык пунктлары катнашачак. Әлеге медицина учрежде-ниеләрендә вакцинация буенча иң югары күрсәткечләргә ирешелгән.
Прививкага чиратка язылалар
– Сафар авыл биләмәсе башлыгы буларак, үз сәламәтлегем өчен генә түгел, ә халыкның иминлеге өчен дә җаваплымын, – ди беренчеләрдән булып вакцина ясаткан Сафар авыл биләмәсе башлыгы Илдар Байбурин. – Башта күпләр прививканың файдасына ышанмыйчарак карадылар, билгесезлектән курыктылар, әмма хәзер карты да, яше дә прививка ясату өчен чиратка языла. Сафар авыл биләмәсенә биш авыл – Сафар, Карамалы, Кушкуак, Өйдрәк һәм Яшькәй керә. Биләмәнең фельдшер-акушерлык пунктларына 400 микъдардан артык вакцина кайтарылды.