Чишмэ
+20 °С
Облачно

Җәйге практика файдалы үтә

Авылда практика үтү колледж укучыларына авыл хуҗалыгы производствосы белгече һөнәрен ныклап үзләштерергә булышлык итә. Нәкъ шул вакытта эш күнекмәләре, һөнәри осталык камилләшә, куелган бурычлар мөстәкыйль хәл ителә. Быел Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалында белем алучы 160 укучы район хуҗалыкларында практика үткән. Аларның өчесе фермер Дамир Идиятуллин җитәкчелек иткән «Диана» крестьян-фермер хуҗалыгына җибәрелгән. «17 яшьләре яңа тулган япь-яшь егетләр. Аларга күз-колак булырга кирәк. Әмма, авылда туып-үскәнгә күрә, хуҗалык эшләрен беләләр. Аларның көч-куәтен дөрес юнәлештә куллана белергә генә кирәк. Эшнең асылына бик тиз төшенәләр», – ди фермер.

Җәйге практика файдалы үтәҖәйге практика файдалы үтә
Җәйге практика файдалы үтә

Бишкәҗә авылыннан игезәкләр Данил белән Данис Фәйзуллиннар һәм Благовар районының Восточный авылыннан Искәндәр Такиев автослесарьлыкка укый. Алар складта эшләгәннәр, тәҗрибәле механизаторлар күзәтүе астында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлаганнар, трактор һәм машина йөртергә өйрәнгәннәр. Көтү көтеп тә караганнар. Егетләр үзләре әйтүенчә, авыл хуҗалыгында булган барлык һөнәрләр буенча эшләгәннәр.

Практика вакытында игезәкләрнең туган көне булган. Фермерның тормыш иптәше Миләүшә бәйрәм өстәле әзерләгән, тәм-томнар, бүләкләр сатып алган.

Практика тәмамлангач, фермер аларга яхшы эшләгәннәре өчен дипломнар тапшырган һәм хезмәт хакы түләгән. Егетләр өйләренә бик канәгать булып кайтып киткәннәр. Ә бер атнадан соң кире килеп, уку елы башланганчы тагын эшкә алуын сораганнар.

– Эшкә алдым, – диде Дамир Сәгыйтьҗан улы. – Әйбәт егетләр, үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр, ә җәй көне авылда мәшәкатьләр җитәрлек. Аларны тәҗрибәле механизаторлар эшкә өйрәтәчәк. Әмма чамадан артык эш кушмыйбыз – өлкәннәр белән беррәттән эшләү өчен яшьрәкләр әле. Әлеге вакытта аларны уҗым чәчүгә әзерлим.

Егетләрдән ни өчен яңа уку елы башланганчы ял итмичә кире фермерга эшкә килүләрен сорадым.

– Безгә биредә ошый. Гел эшләп кенә тормыйбыз бит, футбол, волейбол, баскетбол да уйныйбыз, балык тотабыз. Тулай торакта яшибез, туклану бушлай, һөнәребез буенча эшләргә өйрәнәбез. Хезмәт хакы да түлиләр, уку елына кирәкле бөтен әйберне үзебез  сатып алачакбыз, әти-әнине мәшәкатьләмибез, – дип җавап бирделәр алар.

Фермерда эшләү аларның күңеленә хуш килгән. Киләсе елда да училище җитәкчелегеннән практикага «Диана» крестьян-фермер хуҗалыгына җибәрүләрен сорарга җыеналар.

Җәйге практика файдалы үтә
Җәйге практика файдалы үтә
Автор:Николай Покотило
Читайте нас