Биредә иртәдән үк эш кайнады. Китапханә хезмәткәрләре тәртип булдырдылар – китаплар киштәләргә тезелде, бүлмәләр төрле төстәге шарлар белән бизәлде, Бөтенрәсәй бәйрәменә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды.
– Бу безнең өчен бик мөһим һәм көтеп алынган вакыйга. Элек китапханә Алкин хәрби часте карамагында иде, ул ябылганнан соң 10–12 ел вакыт узды. Һәм менә бүген Лесной авыл Советы бинасында район үзәк китапханәсе карамагындагы пункт ачыла. Тиздән биредә тагын бер компьютер куелачак, киләчәктә без теләге булганнарны, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләрне компьютерда эшләргә өйрәтәчәкбез. Арытаба да китап укучыларыбыз белән шул рәвешле элемтәдә булырбыз дип уйлыйм, – дип фикерләре белән уртаклашты китапханәче Эльмира Якупова.
– Биредә төрле яшьтәге укучылар игътибарына төрле жанрлардагы әдәбият, шул исәптән имтиханнарга әзерләнү өчен фәнни китаплар да тәкъдим ителәчәк. Ата-аналар балалар өчен дә китаплар булачакмы, дип кызыксына, чөнки элек авыл халкына китап алу өчен поселокка барырга яки танышларыннан сорап торырга туры килә иде. Пунктта нинди дә булса китап булмаган очракта китапханәчегә заказ бирергә мөмкин. Мәктәп тә кирәкле китапларга заказ бирә ала, – дип аңлатты китап бирү пункты мөдире Альмира Мөслимова.
Менә пунктны ачу вакыты җитте. Китапханәгә көндезге лагерьга йөрүче укучылар килделәр.
– Бүген безнең авылда бик мөһим вакыйга – китап бирү пункты ачыла. Барыгызны да китап күргәзмәләре, яңа әдәбият белән таныштырырга һәм иҗади очрашуларга чакырырга әзербез, – дип кунакларны каршы алды алып баручы.
Чишмә район китапханәсе директоры Илүзә Гыйбадуллина да алкинлыларны бу вакыйга уңаеннан котлады.
– Китап бирү пункты яраткан урыныгызга әверелсен, аның залы беркайчан да буш тормасын, – диде ул чарага килгән кунакларга.
Мәктәп укучылары һәм «Елмаю» бию ансамбле коллективы китапханәгә килгән беренче кунакларга концерт күрсәттеләр. Ә яшь китап укучылар өчен әкиятләрдән өзекләр буенча викторина һәм бию флешмобы үткәрелде.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, киштәләргә тезелгән китаплар балаларда зур кызыксыну уятты. Балалар китапларны карадылар, бер-берсе белән фикер алыштылар, яраткан китапларын табучылар да булды. «Ә сездә Гарри Поттер бармы?», «Кайчан килергә мөмкин?», «Кара, монда фантастика да бар икән», – дип үзара сөйләштеләр һәм китапханәчегә сораулар бирделәр.
Яңа гына ачылган китап бирү пунктында төрле яшьтәге китап укучылар күп булыр, дип ышанабыз.