Чишмэ
+28 °С
Облачно

Атамаларда тарих чагыла

Абрай һәм Кызылгы авыллары арасында Яучапкан яланы бар, аның тарихы 1773–1775 еллардагы Крестьяннар сугышы белән бәйле. Ул чорда бу тирәдә куе урманнар түгел, ә җәйрәп яткан ачык ялан булган. Менә шул урыннан Емельян Пугачев һәм Салават Юлаев җитәкчелегендәге гаскәрләр үткән.

Кәүсәрия Әхмәтшина, Иске Муса авылы китапханәчесе
Микротопонимнар һәм топонимнар объектны төгәл географик нокта буларак билгели.
Гадәттә микротопонимнар бигеле бер җирдә яшәүче кешеләр даирәсенә генә билгеле, әмма аларда диалектлар гына түгел, ә халык тарихы да, тормыш рәвеше үзенчәлекләре дә чагылыш таба.
Абрай һәм Кызылгы авыллары арасында Яучапкан яланы бар, аның тарихы 1773–1775 еллардагы Крестьяннар сугышы белән бәйле. Ул чорда бу тирәдә куе урманнар түгел, ә җәйрәп яткан ачык ялан булган. Менә шул урыннан Емельян Пугачев һәм Салават Юлаев җитәкчелегендәге гаскәрләр үткән.
Солдат чокыры атамасы Гражданнар сугышына, «аклар» һәм «кызыллар» арасында барган канкойгыч вакыйгаларга бәйле. Кызылгы авылыннан арырак Николаевка дигән рус авылы булган. 1919 елның җәйге челлә аенда кызылармиячеләр – яшь егетләр шул авыл янында «аклар»дан качып ятканнар, тик аларны бу авылда яшәүче Доягов фамилияле бер кеше күреп калып, Шөнгәккүл станциясенә барып «аклар»га хәбәр иткән. Алар тиз арада килеп җитеп кызылармиячеләрне атып үтергәннәр. Бер солдат чокырлы урынга төшеп качкан, әмма дошман пулясы аны да каты яралаган һәм ул һәлак булган.
– Шул чокырда авыл халкы солдат гәүдәсеннән калган сөякләрне җыеп кабергә күмде. Менә шуңа күрә бу урын «Солдат чокыры» дип атала, – дип сөйләде Кызылгы авылында яшәүче Флүр Богданов.
Тагын бер сәер атама бар – Дөрмәй чокыры. Абрай волостьның үзәк утары булган. Анда 13 авыл кергән, һәм анда төрмә булган. Ә киләсе атама совет чорыннан калган. 1950–1960 елларда Николаевка авылында май заводы эшләгән. Анда тирә-яктагы колхоз фермаларыннан сөт ташыганнар. Заводка Кизәк елгасы аша таштан күпер салынган. Шуңа күрә бу урын Завод күпере дип атала.
Микротопонимнар – туган як тарихына күз салырга мөмкинлек бирүче сүзләр. Вакыт үтү белән бу атамаларның килеп чыгышы турындагы мәгълүматлар юкка чыгарга мөмкин, шуңа күрә аларны җыярга һәм сакларга кирәк.
Фото: Twitter.com
Читайте нас