Чишмэ
+20 °С
Ясно
Тат
Рус
Безнең тирә-як мохит
9 Июня 2021, 07:47
«Ал җилкәннәр» лагере ачылды
1 июньнән район мәктәпләрендә җәйге хезмәт һәм ял лагерьлары, шулай ук көндезге лагерьлар эшли башлады. Бу көнне поселокның икенче мәктәбендә «Ал җилкәннәр» лагере ачылды.
Матур итеп бизәлгән, уен бүлмәсе итеп үзгәртелгән сыйныфта укучылар Карина Янбарисова һәм Евгения Бочкарева шахмат уйныйлар, Анастасия Егорова стресска каршы яңа уенчык – поп-ит белән мәш килә, ә малайлар лего җыялар иде.
Көн иртән күнекмәләр ясаудан башлана, аннары балаларны иртәнге аш көтә.
Лагерь 25 июньгә кадәр эшләячәк.
– Безгә башлангыч сыйныфлардан 50 бала һәм авыр тормыш хәлендә калган күп балалы гаиләләрдән укучылар йөри. Ике отрядта – 25әр кеше, бер тәрбияче. Тәрбиячеләр булып башлангыч сыйныф укытучылары эшли. Көн тәртибе язылган, шуның буенча эш алып барабыз. Бүген Балаларны яклау көненә багышланган чаралар булды, авыл китапханәчесе Диләрә Мәһадиева һәм авыл Советы белгече Алена Рудник безне бәйгеләр һәм ярышлар булачак бәйрәмгә чакырдылар. 3 июньдә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Хәвефсез тәгәрмәч паркы» чарасы, ярышлар һәм бәйгеләр үтте. «Әкиятләр мәгарәсе» чарасында әкиятләрне сәхнәләштерәчәкбез, рәсемнәр буйыячакбыз. Чаралар Рәсәй көнендә дә, Кайгы һәм хәтер көнендә дә узачак. Барлык тәрбия эше күңел ачуга һәм балаларны савыктыруга юнәлтелгән. Быел безгә барлыгы 80 укучы килүе планлаштырыла. Бүген пешекчеләр запеканка пешерделәр, әфлисун һәм сок бирделәр. Балаларны ике тапкыр ашатабыз, – дип сөйләде лагерь җитәкчесе Гөлназ Насыйрова.
Хезмәт һәм ял лагерена 10 көнлек ике сменада унбишәр югары сыйныф укучысы киләчәк, алар мәктәп ашханәсе өчен яшелчә-җимешләр, хәтта виноград үстерелгән мәктәп бакчасында эшләячәкләр. Балалар эшләгәннән соң төшке аш белән тамак ялгап ала.
– Бүген без түтәлләр утадык, мәктәп участогыннан чүп җыйдык, – диде 8нче сыйныф укучысы Денис Гыйззәтуллин.
Быел лагерьлар эчәргә яраклы су белән тәэмин ителмәгән, шуңа күрә балалар аны үзләре белән өйдән алып килә.
Районда барлыгы 22 белем бирү учреждениесендә лагерьлар ачылды, анда 930 бала йөри, 13 мәктәптә югары сыйныфта укучысы 430 бала өчен хезмәт һәм ял лагерьлары оештырылган.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"