Чишмэ
+14 °С
Облачно

Тагын бал кортлары һәлак булган

Күгәрчен районының Мәкъсүт авылында яшәүче Хәбибуллиннар 135 баш умартасын югалткан.

Гаилә башлыгы Эльдар «Күгәрчен хәбәрләре» гәзитенә бал кортларының күпләп кырыла башлавы турында хәбәр иткән.
Халык умарталарын ни урманга, ни басуга чыгара алмый, чөнки якын-тирә территория инсектицидлар, пестицидлар һәм гербицидлар белән эшкәртелә.
Бу чара ефәк күбәләген юк итү өчен эшләнә. Шуңа күрә республиканың биш районында гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.
Умартачыларга бу чара турында кисәтеп, умарталарын үз участокларында калдырырга киңәш ителгән.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бер умартаның бәясе сигез мең сумга җитә, ягъни Хәбибуллиннар бер миллион сумнан күбрәк зыян күргән. Ә алынмаган бал уңышын да исәпкә алсаң, зыян якынча дүрт миллион сумга кадәр җиткән.
Шулай ук Зианчура районы территориясендә дә кортларның күпләп үлүе күзәтелә, дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Читайте нас