Чишмэ
+16 °С
Дождь

Бакчалар гөрләп үссен!

Чишмә җиләк-җимеш совхозы ерак 1949 елда Башкортстанның 15 районын урманнарда үсә торган декоратив культуралар үсентеләре белән тәэмин итү максатында Чишмә урман питомнигы буларак оештырыла.

Шуннан бирле дистә еллар уза, хуҗалык үзгәртеп корыла, ләкин бурыч элеккечә кала – җимеш агачлары һәм куаклары һәм җиләк-җимеш белән тәэмин итү.
Ике ел элек җиләк-җимеш совхозы базасында «Чишмә яшелчә-җимеш питомнигы» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җәмгыяте төзелде, аңа элекке совхозның милек комплексы, шул исәптән 406,9 гектар җир участогы һәм 50 гектардан артык мәйданда утыртылган күпьеллык үсентеләр тапшырылды. Әлеге вакытта биредә проектлау һәм реконструкцияләү буенча эшләр бара, бакчачылык һәм җиләк үстерү белән шөгыльләнү өчен техника сатып алына. Яңа технологияләр буенча үстереләчәк бакчалар мәйданын 1000 гектарга кадәр, җимеш культураларын (кара карлыган, кара миләш, кура җиләге, сырганак) – 150 гектарга кадәр, тамчылап су сибү ысулы кулланып үстерелүче җиләк сортларын 50 гектарга кадәр җиткерү планлаштырыла.
Чишмә яшелчә-җимеш совхозының «Башкортстан Республикасы территориясендә интенсив типтагы бакчаларны үстерү» проекты өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә керде. Аның максаты – яшелчә-җимешне халыкка сату һәм республиканың социаль өлкәдәге оешмаларын һәм предприятиеләрен тәэмин итү. Биредә 85 гектар мәйданда интенсив һәм суперинтенсив типтагы алма бакчалары, 11 гектарда бакча җиләгенең яңа сортлары, шулай ук кара миләш, карлыган утыртыла, кирәкле техника, авыл хуҗалыгы машиналары сатып алынган.
Директор урынбасары Вадим Әхмәдуллин хуҗалык белән таныштырды. Рәт-рәт булып утыртылган алмагачлар һәм җимеш куаклары күзләрне сөендерә. Ә бакча җиләге плантацияләренең чисталыгы таң калдыра, әлегә өлгермәгән булса да, яшел җиләкләрнең күплеге уңышның мул булачагы турында сөйли.
– Безнең элекке җиләк плантацияләре дә бар, – диде Вадим Шамил улы. – Әмма аларны бер ун елдан соң мул уңыш бирәчәк яңа сортларга алыштырачакбыз.
Әйткәндәй, белгеч сүзләренә караганда, дистәләрчә чакрым торбаүткәргеч салынган, су буадан алып сибелә. Ә элекке чәчүлекләрне сугару өчен «ДДН-70» аналогы белән заманча су сиптерү җайланмасы булган «МТЗ-82» тракторы сатып алганнар.
Вадим Шамил улы якында урнашкан буаны да күрсәтте. Сибү өчен су җитәчәкме соң, дигән сорауга тагын бер буабыз бар, дип күрсәтте:
– Үсентеләргә су сибү өчен Экология һәм табигатьтән файдалагу министрлыгы һәм район хакимияте белән берлектә зур буаны яңарту эшләре бара. Биредә дамба салынды, булачак буаның төбе тазартылды, аңа таба юллар ясалды. Буадан башка барлык планнарыбыз кәгазьдә язылган килеш кенә калырга ихтимал, – диде ул.
Бер участокта йөздән артык кеше җиләк утырту белән шөгыльләнә, икенчесендә тракторчы Илдар Ганиев су сиптерү җайланмасы ярдәмендә җиләкләргә су сибә, хезмәткәрләр булачак алма бакчаларында агачларның ничек үсүен карап йөриләр.
Бакча утырту эшләрен 2034 елга кадәр тәмамлау һәм аны дүрт этапка бүлеп башкару ниятләнә. 2022 елга кадәр исәпләнгән беренче этап графиктан алда бара. Әлеге вакытта 33 гектар мәйданда алмагач, 9,9 га – кара карлыган, 10,7 га – бакча җиләге утыртылган, шул исәптән башка төр-ле җиләк-җимеш культуралары, кара миләш утырту эшләре бара.
Читайте нас