Чишмэ
+15 °С
Облачно
Тат
Рус
Безнең тирә-як мохит
1 Мая 2021, 13:56
Чыгарылыш сыйныф укучыларын дәүләт имтиханнары көтә
Тиздән чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бик мөһим һәм җаваплы чор – дәүләт имтиханнарын тапшыру вакыты җитә.
Чишмә районының Мәгариф идарәлеге мәгълүматларына караганда, быел 138 унберенче сыйныф һәм 438 тугызынчы сыйныф укучысы имтихан тапшырачак.
– Агымдагы елда унберенче сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясе бердәм дәүләт имтиханы (ЕГЭ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы (ГВЭ) формасында узачак. Дәүләт чыгарылыш имтиханы күпкә йомшаграк имтихан. Аны югары уку йортларына түгел, ә техникумнарга һәм колледжларга укырга керергә җыенучы инвалид балалар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар тапшыра. Мондый төр имтиханны барлыгы 23 укучы тапшырачак, – дип хәбәр итте БДИ координаторы, Мәгариф идарәлегенең район методика кабинеты мөдире Нурия Аллагулова.
Быел чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестат алу өчен ике мәҗбүри фәннән – рус теленнән һәм база математикадан имтихан тапшырырга кирәк. Рус теленнән дәүләт чыгарылыш имтиханы (ГВЭ) 25 майда булачак, ә база математиканы алар 28 майда тапшырачаклар. Профиль математикадан имтиханны югары уку йортына керергә җыенган укучылар гына тапшыра.
Бердәм дәүләт имтиханнары 31 майдан 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Информатика һәм ИКТ буенча имтиханны компьютер ярдәмендә тапшыру да быелгы яңалыкларның берсе булып тора. 27 апрельдә 11 чыгарылыш сыйныф укучысы бу фәннән имтихан тапшырды инде.
Быел чыгарылыш сыйныф укучыларының күбесе (74 кеше) профильле математика буенча сынау бирә, 52 укучы җәмгыять белемен, 32 укучы химияне, 31е биологияне, 27се физиканы сайлаган.
Поселокның 1нче мәктәбендә урнашкан имтихан тапшыру пункты әзер.
Нурия Флүр кызы сүзләренә караганда, аудиторияләр әзерләнгән һәм имтихан кабул итүчеләр өчен укулар оештырылган. Балаларны аудиториядә утырту системасы да үзгәргән. Элек бер аудиториядә 15ләп укучы утырса, хәзер исә тугыз кеше генә булачак. Ә имтихан алучылар битлек кияргә тиеш.
– Быел тугызынчы сыйныф укучылары ике мотлак имтихан тапшыра – рус теле (24–25 май) һәм математика (27–28 май). Укучы сайлап алган калган фәннәр контроль эшкә алыштырылды. Контроль эш нәтиҗәсе укучының аттестатына йогынты ясамый. Контроль эшләр төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) кебек үк система буенча языла, шул ук биремнәр һәм шул кадәр үк вакыт бирелә. Имтиханнар ике пунктта – 1нче мәктәптә һәм гимназиядә үтәчәк. 483 укучының 38е – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар. Аларга быел бер имтиханны гына – математиканы яки рус телен җиңел формада бирергә рөхсәт ителә, кайсы икәнен укучы үзе сайлый. Авыру сәбәпле имтиханга килә алмаган яки имтиханда чирләгән укучыларга резерв срокта – 8 һәм 10 июньдә тапшыру каралган. Имтихан нәтиҗәләрен укучылар ГИА-9 порталында шәхси кабинетта карый алачак, – дип хәбәр итте районның Мәгариф идарәлеге начальнигы урынбасары Зилә Ямалетдинова.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"