Чишмэ
+22 °С
Облачно
Тат
Рус
Безнең тирә-як мохит
20 Апреля 2021, 05:42
Дөрес туклану турында галимнәр фикере
10 апрельдә гимназиядә «Дөрес туклану мәктәбе» проекты буенча «Future Food» фәнни-мәгариф чарасы үтте, аны Уфа Дәүләт нефть-техник университетның махсус химия технологиясе һәм креатив индустрияләр кафедрасы оештырды.
Милена Салихова, гимназиянең 9а сыйныф укучысы
Кафедра доценты Владимир Гәрәев югары сыйныф укучылары алдында «Хәзерге заман мәктәп укучыларын ашату проблемалары һәм аларны хәл итү юллары» темасына лекция укыды. Артык авырлык, шикәр диабеты, ашказаны җәрәхәте һәм гастрит, йөрәк-кан тамырлары авырулары, дистрофия, анорексия, бөер авырулары, ягъни дөрес тукланмау аркасында барлыкка килгән чирләр темасына кагылды. Дөрес туклану рационын сайлау турында җентекләп аңлатты. Барысы да гади генә кебек – дөрес тукланганда организмга барлык матдәләр, ягъни аксым, май, углевод һәм витаминнар җитәрлек күләмдә керергә тиеш. Без шулай ук төрле файдалы матдәләр белән баетылган ризыклар турында да кызыклы мәгълүматлар белдек.
Даими вакыт җитмәү кеше рационында тиз әзерләнә торган азык-төлек барлыкка килүгә китерде. Әмма дөрес әзерләргә өйрәнсәң, әлеге ризыкларны да файдалы итеп була икән. Уфа шәһәренең «Buffet на Революционной» кафесы шеф-пешекчесе Александр Гусев балаларны өстәмә аксым, витаминнар һәм минераль матдәләр чыганагы булган тәмле һәм файдалы панини (бутерброд) әзерләргә өйрәтте. Без файдалы ризыкның тәмле була алуына инандык!
Киләсе уку елында мәктәпләрдә дөрес туклану проектлары башлана. Һәр кеше үз сәламәтлеге турында хәстәрлек күрергә тиеш, дөрес туклану – ныклы сәламәтлек нигезе.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим