Чишмэ
+27 °С
Облачно
Тат
Рус
Безнең тирә-як мохит
14 Апреля 2021, 09:35
Өмәләр башланды
10 апрельдә барлык торак пунктларда, шул исәптән поселокта язгы экологик өмәләр башланды.
Мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм, әлбәттә инде, торак-коммуналь хуҗалык, сәнәгать, сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләре дә үз территорияләрен тәртипкә китерергә чыктылар.
Бу көнне һава торышы да җылы булды, кояш язгыча балкыды. Бигрәк тә беренче мәктәп янында күңелле булды, эшләгән халыкның күңелен күтәреп тирә-юньгә музыка яңгырады.
– Барысы да әйбәт, кәефләр яхшы, күңел көр, эшлибез, шимбә өмәсе – бер-берең белән аралашу өчен дә яхшы сәбәп, – диделәр укытучылар Зөлфия Саттарова белән Гүзәл Гарифуллина.
Бу көнне дәваханәдә эшләүчеләр дә шимбә өмәсенә чыктылар.
– Без һәрвакыт үзебезнең территорияне тәртиптә тотабыз, тирә-юньдә чисталык һәм тәртип булса, үзебезгә дә рәхәт бит. Шимбә өмәләрендә дә катнашабыз, дәваханә территориясендә тәртип урнаштыруга үз өлешебезне кертәбез, – диделәр район поликлиникасы шоферлары Иршат Урманов, Роберт Габидуллин һәм Илнур Ганиев.
Киров урамының бер ягында музей хезмәткәрләре чүп себерә һәм тырмата, ә икенче ягында хакимият белгечләре кар тарата иде. Район башлыгы Ришат Мансуров социаль челтәрләрдәге аккаунтларында халыкны үзләре эшләгән биналарның тирә-юнен, поселок урамнарын җыештырырга чакырды.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим