Чишмэ
+18 °С
Дождь
Безнең тирә-як мохит
4 Апреля 2021, 05:05

Интернетта хәвефсезлек турында да онытмагыз

4 апрельдә ел саен Халыкара Интернет көне билгеләнә.

Мәгълүмати технологияләр гасырында Интернетның нәрсә икәнен кечкенә бала гына белми. Чөнки ул инде күптән безнең көндәлек тормышыбызга үтеп кергән. Интернет безнең өчен зур электрон китапханәгә, аралашу, акча эшләү чарасына әйләнде һәм хәтта кайбер хыялларыңны тормышка ашыру ысулы да булып тора. Элек аның барлык мөмкинлекләре турында күз алдына да китерә алмаган булсак, хәзер аның ярдәмендә хәтта газга һәм утка да түләргә мөмкин.
– Әгәр элек укучылар бу фәнне һәм информатиканың төп төшенчәләрен башлангыч сыйныфны тәмамлаганнан соң өйрәнгән булсалар, хәзер исә бу фәнне җиденче сыйныфта өйрәнә башлыйлар. Укучылар информатика дәресләренә, кагыйдә буларак, атнага бер тапкыр йөри, без алар белән башта программаларның, операция системаларының структурасын, хәвефсезлек техникасы кагыйдәләрен өйрәнәбез. Башлангыч белем дәрәҗәсен алганнан соң катлаулырак мәсьәләләргә, мәсәлән, текст редакторларын, презентацияләр әзерләү, рәсем ясау, 3D-модельләштерү һәм программалаштыру телләрен өйрәнүгә күчәбез. Әйтергә кирәк, малайларга аеруча программалаштыруны өйрәнү ошый, тик, кызганычка каршы, мәктәптә вакыт чикләнү сәбәпле без аны өстән генә өйрәнәбез, – дип сөйләде 5нче мәктәпнең информатика укытучысы Регина Атнагулова.
Ул үзенең педагогик эшчәнлеген 13 ел элек башлаган. 5нче мәктәптә унбер сыйныф тәмамлаганнан соң М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетына укырга кергән. Әлеге вакытта балаларга техник фәнне генә түгел, математиканы да укыта.
– Мин балачактан ук укытучы булырга хыялландым, картәниләрдә чакта тирә-яктагы бөтен балачаганы бер «сыйныфка» җыеп, аларга нәрсә турында булса да сөйли идем. Укучыларга, бигрәк тә малайларга информатика фәне ошый. Җиденче сыйныф укучылары һәрвакыт «Кайчан компьютер артына утырабыз инде?» дип сорыйлар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, чыгарылыш сыйныфларда имтихан тапшыру өчен информатика фәнен күбрәк егетләр сайлый. Кызлар арасында да бу техник фәнне ошатучылар бар.
Укучылар арасында сәләтле балалар бик күп. Мәсәлән, укучыларымның берсе, Карина Гайтрафимова, Paintта (график редакторда) бик матур рәсемнәр төшерә, ә кемдер мультфильмнар да ясый белә. Шуңа күрә, ата-аналар баланың компьютерларны, программаларны яки программалаштыруны өйрәнүгә кызыксынуын күрсә, аның омтылышын хупласын иде, – дип билгеләп үтте Регина Ринат кызы.
Аның сүзләренчә, балалар компьютер яки гаджетлар артында утырганда киберхәвефсезлек турында да онытырга ярамый. Чөнки балаңның нәрсә каравын яки нәрсә уйнавын белмисең бит. Балаларга Интернетта кая керергә ярамавын яки ни өчен уеннар сатып алганда түләүнең куркыныч булуы турында аңлату бик мөһим.
Хәзер, әлбәттә, цифрлы технологияләр һәм цифрлаштыру заманында IT-белгечләр, компьютер челтәрләре буенча техникларга ихтыяҗ зур. Әйтергә кирәк, әлеге вакытта районда робототехника, техник конструкцияләү, IT-технологияләр кебек өстәмә белем бирү учреждениеләрендә бик күп түгәрәкләр эшли, алар балаларга информатика фәнен тирәнрәк өйрәнергә ярдәм итә.
Читайте нас