Чишмэ
+20 °С
Ясно
Безнең тирә-як мохит
3 Апреля 2021, 10:15

Бәйрәмнәр халыкны берләштерә

Район авылларында төрле бәйрәмнәр үткәрелә, аларның максаты – кешеләрне якынайту, бердәмлек тойгысы һәм үзеңнең кече Ватаның өчен горурлык хисе уяту.

Күптән түгел Ябалаклы һәм Тәпәреш авылларында да бәйрәмнәр узды. Ябалаклыда кибет каршындагы мәйданда җыр-моң яңгырады – Фәнзил Кутлов халыкка дәртле җырлар яңгыратты. Авылда яшәүче Рәзилә Миңнеярова, Гайшә Йосыпова, Гөлсимә Латыйпова, Рәшидә Сафина өйләреннән пироглар, беленнәр пешереп алып килеп мул табын кордылар. Самавыр кайнады. Эшмәкәр, авыл кибете хуҗасы Илнур Шакиров азык-төлек белән ярдәм итте. Бәйрәмгә Гузиннар, Зөлкәрнәевлар, Йосыповлар, Дәүләтшиннар гаиләләре килде.
Күп тә үтми уеннар һәм бәйгеләр башланды. Бию бәйгесендә Лена һәм Урал Сәлимовлар авылдашларына үз чыгышларын бүләк иттеләр, ә Шаһирҗан Дәүләтшин җыр башкарды. Мылтыктан ату, капчык киеп йөгерү, күңелле эстафета һәм бөтен команда белән йөгерү кебек бәйгеләр аеруча күңелле үтте. Бәйгеләрдә балалар да, өлкәннәр дә катнашты. Иң яхшы атучы Илгиз Миңнерахманов булды.
Үз хатыннарын чанага утыртып йөгерү буенча ярышта Йосыповлар җиңү яулады.
Борынгы гореф-гадәтләрне дә искә төшерделәр – «Кара-каршы җырлашу», «Капма-каршы бию» бәйгеләре дә булды, ир-егетләр һәм хатын-кызлар җырлау һәм бию осталыгында көч сынаштылар.
Бәйрәмне авыл активистлары Рим Йосыпов һәм Салават Вәликәев оештырды. Мондый бәйрәмнәр биредә ел саен үткәрелә. Бүләкләр дә, сый да күп булды, әмма быел халыкның, башка елларга караганда, азрак килүе генә бәйрәмне оештыручыларның бераз кәефен кырды. Быел җәй ябалаклылар «Исәнмесез, авылдашлар!» бәйрәмен үткәрергә планлаштыралар, һәм анда кеше күп килер дип өметләнәләр.
Ә Тәпәрешнең Кыр урамында Кышны озату бәйрәме үткәрелде. Халыкның кәефе бик яхшы иде, күпләр бик теләп Рамилә Исламова һәм Алсу Фәридунова оештырган бәйгеләрдә һәм уеннарда катнаштылар. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды, Николай Коваленко иганәчелек ярдәме күрсәтте.
Бәйрәмдә катнашучыларның күңелләре булды. Урамда җыр-моң яңгырап торды, халык өйгә ашыкмады, рәхәтләнеп күңел ачты, бер-берсе белән аралашты. Мондый чаралар кешеләрне берләштерә, бер-берсенә якынайта, күңелләргә хәзерге заманда бигрәк тә җитмәгән җылы тойгылар сала.
Читайте нас