Чишмэ
+14 °С
Ясно
Безнең тирә-як мохит
1 Апреля 2021, 06:01

«Бердәм Рәсәй» ирекмән гаиләсенә ярдәм итәчәк

«Бердәм Рәсәй» коронавирус белән авырып вафат булган ирекмән Радик Әсфәндияровның гаиләсенә кирәкле ярдәм күрсәтә, дип хәбәр итте «Бердәм Рәсәй» партиясенең Башкортстан төбәк бүлеге матбугат секретаре Арина Рәхимкулова.

Исегезгә төшерәбез, Радик Әсфәндияров Чишмәдә ирекмән иде. Пандемиянең тәүге көннәреннән үк беренчеләрдән булып ирекмәннәр сафына баскан.
Өйдән чыгып йөри алмаганнарга үз машинасында азык-төлек җыелмалары, дарулар ташыган. «Бердәм Рәсәй» һәм «Яшь Гвардия» үткәргән барлык акцияләрдә катнашкан. Бу хакта гәзитебезнең 2021 елның 26 мартында чыккан 25нче санында «Кешеләргә беренче чакыру белән ярдәмгә бара иде» дигән мәкаләдә язылды.
Аның балигъ булмаган ике улы, хатыны һәм әти-әнисе калды.
– Без әлеге гаиләгә бер тапкыр матди ярдәм күрсәттек инде. Шулай ук якындагы вакытта кер юу машинасы сатып алып илтеп бирәчәкбез, чөнки аларның шуңа мохтаҗ булуы турында белдек. Радикның балигъ булмаган балаларын опекага алачакбыз, һәм Әсфәндияровлар гаиләсен безнең «Кайгыртучанлык картасына» кертәчәкбез, һәм киләчәктә дә аларга ярдәм итәчәкбез, – дип хәбәр итте «Бердәм Рәсәй»нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров.
Хәтерегезгә төшереп үтәбез, ирекмән вазифаларын үтәгәндә вафат булу сәбәпле, гаилә 250 мең сум күләмендә иминият акчасын алырга тиеш. Әлеге вакытта гаиләнең ипотека һәм кулланучылар кредиты рәвешендә финанс йөкләнеше бар. Республика Башлыгы, партиянең төбәк бүлеге секретаре Радий Хәбиров карарына ярашлы, әлеге бурычларны ябуда ярдәм күрсәтеләчәк.
Фото: Рөстәм Гайсин (https://proural.info сайтыннан)
Читайте нас