Чишмэ
+17 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
31 Марта 2021, 08:16

Баянчыга да күнекмә зарур

Чишмә районында сәләтле балаларга үз талантларын үстерү мөмкинлеге бар. Мәсәлән, балалар сәнгать мәктәбендә укучылар музыка һәм сәнгать бүлекләрендә шөгыльләнә.

Әнә коридор буйлап «Уфтанма» татар җырын көйләп бер малай китеп бара. Ул баян классы буенча дәресләр үтә торган дүртенче кабинетка керде.
– Йөргәндә дә, өйдә дә, хәтта өй эшләрен эшләгәндә дә җырларга яратам, шуңа күрә әти-әнием синдә талант бар дип, мине сәнгать мәктәбенә алып килде. Өченче ел инде бик теләп баян классы буенча дәресләргә йөрим, – дип сөйләде Радмир Ташбулатов.
Баян классына кергәч турник күзгә ташланды. Дәресне алып баручы укытучы Илнур Хәлиуллин аның булуын гади генә аңлатты:
– Безнең музыка коралы авыр, җиде килограммга кадәр, озак кына шөгыльләнергә туры килә – балалар арый, ә аннары куллары, аркалары авырта. Аларның сын-гәүдәсе бозылмасын өчен, мәктәп җитәкчелегеннән әлеге спорт коралын ясауларын сорадым һәм мәктәп директоры Татьяна Владимировна Хәбибуллина үтенечемне канәгатьләндерде. Физкультминуткалар вакытында аларның турникта шөгыльләнүләрен сорыйм. Әйткәндәй, турникта салынып торуның буйга үсүнең иң яхшы ысул булуы күптән расланган инде, һәм безнең нәтиҗәләр бар – бер укучыбыз ел эчендә шактый үсеп китте.
Әлеге вакытта баян классында ике программа буенча 13 бала шөгыльләнә. Өстәмә гомуми белем бирү буенча дүрт ел, өстәмә һөнәр алды программасы буенча сигез-тугыз ел укыйлар.
Илнур Тәбрис улы Чишмәгә Салават музыка колледжын тәмамлаганнан соң юллама буенча килгән. Читтән торып Чиләбе дәүләт мәдәният академиясен тәмамлаган. Тугыз ел инде эшли, шул вакыт эчендә аның өч укучысы сәнгать училищесына укырга кергән. Сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр ел саен республика, бөтенрәсәй, хәтта халыкара бәйгеләрдә катнашалар. Әйткәндәй, аның сыйныфында укучыны бәйге вакытында сәнгать училищесы укытучылары күреп ала һәм үз уку йортына имтихансыз кабул итә.
Күптән түгел музыка бүлегендә тәрбияләнүчеләр, шул исәптән Илнур Тәбрис улының өч укучысы, Уфада «Уральский звездопад» исемендә «Музыкаль йолдызлы олимп» Халыкара балалар һөнәри бәйгесендә чыгыш ясаганнар һәм призлы урын алганнар.
Халык музыка кораллары бүлегендә тәрбияләнүче Самир Хәбибуллин – беренче дәрәҗә дипломант (укытучысы Дарья Суркова), Радмир Төхвәтуллин – өченче дәрәҗә лауреат, Ильяс Шәрипов – беренче дәрәҗә дипломант, Булат Сөләйманов – икенче дәрәҗә дипломант (Илнур Хәлиуллин) булды. Вокал бүлеге укучылары Алексей Панин, Ева Шавлохова, Елена Ермолаева – икенче дәрәҗә, Карина Гобәйдуллина, Маргарита Фәйзуллина (Татьяна Кандрашкина) өченче дәрәҗә лауреат булдылар. Дарина Гыйниятуллина (хореография бүлеге укытучысы Әнфисә Сәйфетдинова) беренче дәрәҗә дипломант булды.
Фортепиано бүлегендә тәрбияләнүче Урал Котдусов һәм Руслан Баймбитов – беренче һәм икенче дәрәҗә (укытучы Екатерина Фәйзуллина), Самира Галикәева һәм Рөстәм Шәмсетдинов (Илона Яхина) – өченче дәрәҗә лауреатлар.
– Без җиңүләргә һәм призлы урыннарга гына түгел, гәрчә бу безнең укытучыларыбыз-белгечләр эшенә югары бәя булса да, сәхнәдә чыгыш ясауның ачылган яңа мөмкинлекләренә дә шатбыз, – диде пандемия сәбәпле сәфәрләрнең тукталуын күз уңында тотып Татьяна Хәбибуллина.
Читайте нас