Чишмэ
+16 °С
Дождь
Безнең тирә-як мохит
20 Марта 2021, 06:37

Ильяс Байков: Җылы хисләр бүләк итү шатлык кына!

13 мартта район Мәдәният сараенда Фәридә Кудашеваның 100 еллыгына багышланган «Чишмә сандугачы» гала-концерт булды.

Мәдәният сарае коридорларында әле тегендә, әле монда җырчылар һәм баянчылар үз чыгышларын кабатладылар, ә грим бүлмәсендә кызлар чәчләрен матурладылар, бизәнделәр. Районның төрле авылларыннан җыелган үзешчән сәнгатьтә катнашучылар бер-берсенә көч биреп тордылар.
– Мин Дурас Мәдәният йорты исеменнән чыгыш ясыйм, – диде Лилия Вәлитова, – бүген Азат Исмәгыйлев белән бергә җырлыйбыз. Дуэт очраклы килеп чыкты, безне авыл Мәдәният йортына репетициягә чакырдылар һәм без җырлар сайлап, караоке җырладык. Район Мәдәният сараена видео җибәрдек, һәм безне гала-концертка чакырдылар. Өч ел элек Айдар Вәлитовка кияүгә чыктым һәм Дурас авылында яши башладык. Бүген ирем белән улым да чыгыш ясавымны карарга килделәр.
– Ә мин Әмин авылыннан килдем, – диде Чулпан Ганиева. – Инструменталь башкару белгечлеге буенча сәнгать училищесының музыка бүлегенең дүртенче курсында укыйм. Училищены тәмамлагач, туган районыма эшкә кайтырга җыенам.
Гала-концертта 27 җырчы катнашты, шул исәптән дүрт кеше дуэт белән чыгыш ясады. Иң күп вокалчылар Бәкәй һәм Келәш авылларыннан – өчәр кеше килгән иде. Ә Калмаш авылында яшәүче Ильяс Байков «Чишмә сандугачы» вокал бәйгесенең җиңүчесе дип танылды. Бүләкбаш авылыннан килгән Артур Садыйков икенче, Әлбәй авылыннан Зәлия Нигаматьянова өченче урын яулады.
– Җиңүемә бик шатмын, – дип елмайды Ильяс Байков. – Калмаш авылында яшибез, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Уфа бүлегендә эшлим. Җырларга яратам, бәләкәй чакта ук әти белән мәктәптә үткән чараларда, клубта чыгыш ясый идек. Әти гармунчы иде. Ике ел элек студиядә җырлар яздыра башладым. Күптән түгел авыл Мәдәният йорты директоры Рамилә Вәлиева гыйнвар аенда яздырылган «Ышанып ярат» җырым белән бәйгедә катнашуымны сорады. Рәхәтләнеп җырладым. Кешеләргә җылы хисләр бүләк итү шатлык кына ул.
Читайте нас