Чишмэ
+15 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
17 Марта 2021, 11:14

Чишмәдә Май чабу бәйрәме

14 мартта Чишмәдә район хакимияте каршындагы мәйданда Май чабу бәйрәме узды.

Ерактан ук бәйрәм символы – Май чабуның салам карачкысы күренеп тора иде. Шатлыклы кәеф тудырып, дәртле музыка яңгырады, төп чаралар башланганчы ук өлкәннәр һәм балалар әйлән-бәйлән йөределәр, рус халык җырларын башкардылар. Бәйрәм кунаклары өчен халык осталары эшләнмәләре күргәзмәләре, район мәдәният учреждениеләре – район музее, сәнгать мәктәбе, Пионерлар һәм укучылар йорты экспозицияләре, халык стилендәге фотозоналар, ярминкә, аттракционнар оештырылды. Күп кенә чишмәлеләр бәйрәмгә гаиләләре белән, мәсәлән, Айгөл Исламова улы, әнисе, сеңлесе, бертуганының баласы белән килгән иде. Балалар бәйрәмгә аеруча шатланды – Илнар белән Инсаф рәхәтләнеп биеделәр һәм сикерделәр. Нәниләр өчен аттракционнар оештырылды, өлкәнрәкләр «Тау патшасы» мәйданында кар өемендә уйнадылар.
Бәйрәм башланыр алдыннан район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, Чишмә поселогының Успение гыйбадәтханәсе башлыгы, протоиерей Владимир Жданов котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар.
Мәдәният сарае хезмәткәрләре кызыклы театральләштерелгән тамаша – Кыш бабай, Яз, Кар кызы белән очрашу әзерләгәннәр иде. Санжаровка авыл Мәдәният йортының «Червона калына» һәм Шөнгәккүл Мәдәният йортының «Рябинушка» халык фольклор коллективлары яз, май чабу турында җырлар башкардылар. Аларның дәртле җырлары кәефне күтәрде һәм тамашачылар күңеленә хуш килде. Бәйрәм кунаклары төрле тәм-томнар белән сыйландылар, ә традицион Май чабу ризыгы – беленне шунда ук әзерләделәр, бал һәм эремчек белән тәкъдим иттеләр. Балалар халык уеннарында катнаштылар.
Зур төркем Май чабу карачкысын яндырган урынга җыелды. Халык бәйрәмнән канәгать калды – алар күп кеше катнашлыгындагы чараларны сагынган, хәтта күңел ачу ахырында кайтырга ашыкмадылар.
– Бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтлемен, –дип уртаклашты Ярмидән килгән пенсионер Рафаил Атнагулов. – Бәйрәмнәрне яратам. Армиядә хезмәт иткәндә башлап җырлый идем, менә бүген дә кушылып җырладым. Халыкның тату булуы да сөендерә – славяннар бәйрәме булса да, аны бүген татарлар да, башкортлар да, башка милләт вәкилләре дә билгеләп үтте.
Бәйрәм чаралары шулай ук Енгалышта, шикәр заводы бистәсендә, Горныйда һәм Шөнгәккүлдә, Башкорт аграр колледжының Чишмә филиалында үтте.
Читайте нас