Чишмэ
+22 °С
Ясно
Безнең тирә-як мохит
12 Марта 2021, 05:12

Ташларга ярамый, эшкәртергә

Жанна Федоровцева, Пионерлар һәм укучылар йортында тәрбияләнүче«Кешелек атом куркынычында үлмәячәк – ул үз калдыкларына батачак», – дигән физик Нильс Бор. Бер гасырга якын вакыт үтте, ә дөнья чүп-чарга каршы көрәшнең барлык янәдән-янә алымнарын уйлап табуны дәвам итә. Чиста пляжларда түгел, ә чүп-чар океанында һәм пластик утрауда ял итү чынбарлыкка әйләнә бара.

Чишмә районында чүп җыю, чыгару һәм утильләштерү белән «Уфа шәһәрен җыештыру буенча махсус автомобиль хуҗалыгы» шөгыльләнә. Чишмә поселогында батареяләр, лампочкалар җыю өчен биш экобокс, пластик җыю өчен ун контейнер бар һәм ай саен биш тоннага якын пластик чыгарыла. Әмма нибары өч тоннасы эшкәртелә, калганы эшкәртүгә яраклы түгел.
Уңай яклары белән дә чүп эшкәртү идеясе бер проблемага килеп терәлә – халык көн-күреш калдыкларын аерым контейнерларга салып, үзләре сортларга аера торган селектив җыю юк диярлек. Район гәзитендә һәм телевидениедә кешеләрне чүп-чарны дөрес ташларга өндәүче мәкаләләр еш басыла.
Пионерлар һәм укучылар йортының ВКонтакте социаль челтәрендә «Подслушано. Чишмы» төркемендә «Чүпне сортларга аерасызмы?» дигән сорашу үткәрдек. Җавап биргән 225 кешенең дүрттән бер өлеше генә чүп-чарны сортларга аера, өчтән бер өлеше генә хәвефле калдыкларны аерым ташлый, ә халыкның яртысы диярлек бергә ташлый.
Өлкән буын иске карашлы. Аларны яңалыкка өйрәтү кыен. Күп кенә гаиләләрдә дә чүп-чар ташлау – балаларның бурычы. Димәк, нәкъ менә яшьләрне өйрәтергә кирәк. 2019 елдан башлап Пионерлар һәм укучылар йортында елга ике тапкыр «Планетаны бергә саклыйк!» экологик акция үткәрелә, аның барышында педагоглар һәм ирекмәннәр балаларга ай буена чүп-чарны аерым җыюның мөһимлеге турында сөйлиләр.
Дүрт акция барышында өч мең ярымга якын батарея, 1500 тонна макулатура, 140 кг тимер-томыр җыелды.
Ә чүпне сортларга дөрес аерырга өйрәтү өчен, Пионерлар һәм укучылар йорты төркемендә видеоролик урнаштырдык, аның белән «Табигать дуслары» берләшмәсе укучысы Полина Жукова уртаклашты, шулай ук пластикны ташлау буенча белешмәлек куйдык.
Чүпне сортларга аеру уңайсызлыклар тудырмасын өчен берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк. Беренчедән, чүп күләмен киметү. Катыргы тартмаларны бикләп кую, алюминий банкаларны һәм пластик шешәләрне кысабыз, стаканнарны бер-берсенең эченә куябыз. Шулай итеп, чүп-чар өйдә дә, урамда да азрак урын алачак. Икенчедән, эшкәртергә мөмкин булган чүп-чарны аерым җыярга кирәк. Бу икенчел чимал – пластик шешәләр, макулатура, тимер-томыр. Этикеткалар һәм скотчларны тартып алмаска кирәк. Куркыныч калдыклар категориясеннән чүп-чар аеруча мөнәсәбәт таләп итә. Болар – батареяләр, терекөмешле лампалар, аккумуляторлар. Батареяләрне пластик шешәгә салу һәм капкач белән ябу уңайлы. Шулай итеп зарарлы парлар өйгә таралмаячак.
Чүп-чар күләмен киметү өчен, кирәк булмаган әйберләрдән баш тарта, бер тапкыр кулланыла торган әйберләрне күп тапкырлыга алмаштыра алабыз.
«Экохәстәрлек» проекты кысаларында Башкортстан Республикасында «Экология» гомумхалык фронтының тематик мәйданчыгы модераторы Морат Шәфыйков Пионерлар һәм укучылар йортына батареяләр һәм энергия саклаучы лампалар җыю өчен экобокслар алып килде. Һәм март аенда экологик акция янәдән старт ала.
Чүп-чар диңгезләрендә, пластик утрауларда һәм тауларда яшәргә һәм ял итәргә теләмәсәк, әйдәгез, үз йортыбыздан, үз фатирыбыздан башлыйк һәм тирә-юньне чиста һәм пөхтә итик.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ
Рәсәй табигать күзәтчелеге мәгълүматларына караганда, үткән елда Рәсәйдә каты коммуналь калдыкларның барлык күләменең 4%ы гына эшкәртүгә озатылган. 32 төбәктә чүп полигоннарының куәте 2024 елга кадәр бетәчәк. Шул ук вакытта яңа полигоннар булдыру мөмкинлеге юк.
Рәсәйдә чүпне аерым җыю турындагы закон 2019 елның 1 гыйнварыннан гына үз көченә керде. 2030 елга Рәсәйдә калдыкларны сортларга аеру йөз процентка һәм полигоннарга җибәрелә торган калдыкларны ике тапкырга киметү тәэмин ителергә тиеш.
Әлеге вакытта республикада чүп-чарны сортларга аеручы 14 комплекс эшли. Экология министрлыгы мәгълүматларына караганда, дүрт ел эчендә чүп-чарны сортларга аеручы сигез комплекс һәм каты коммуналь калдыкларны утильләштерү буенча дүрт объект төзү планлаштырылган. Ике мең ярымнан артык чүплек юк ителергә тиеш.
Читайте нас