Чишмэ
-25 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Хыяллар тормышка ашканда

Күптән түгел «Теләкләр чыршысы» Чишмәдә яшәүче биш яшьлек Элина Мәһәдиева һәм ун яшьлек Альберт Исаевның яңа ел хыялын тормышка ашырды.

Шушы көннәрдә Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров һәм «Бердәм Рәсәй» партиясенең («Теләкләр чыршысы» акциясен ул башлап җибәргән иде) урындагы бүлекчәсе секретаре Марат Байбурин аларга интерактив йомшак уенчык һәм швед стенасын бүләк иттеләр.
Альбертның аяклары авырта, шуңа күрә авырлык белән йөри. Моңа карамастан, малай бик актив: атнага өч тапкыр спорт-савыктыру комплексына йөри, анда бассейнда йөзү белән һәм тренажерлар залында шөгыльләнә. Боларның барысы да авыруны җиңеп чыгу өчен кирәк.
«Улым Кыш бабайдан бүләккә өйдә өстәмә шөгыльләнү өчен швед стенасын алу турында хыяллана иде. Шуңа күрә «Теләкләр чыршысы» сайтына Кыш бабайга хат яздык. Бу турыда безгә ахирәтем әйтте. Хатны соң, 27 декабрьдә җибәрдек бугай. Улым хыялының тормышка ашуы өчен бик шат», – дип сөйләде акциядә катнашучының әнисе Гөлназ Таһир кызы.
Акция 2020 елның декабрендә башланды. Исегезгә төшерәбез, республиканың «Теләкләр чыршысы» «Башкортостан» Дәүләт концертлар залында урнаштырылган иде. Үткән елның 15–27 декабрендә балалар чыршыга теләкләре язылган открыткалар урнаштырдылар.
Проект барышында ятим, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар хыялларын тормышка ашыру мөмкинлеге алдылар.
Читайте нас