Чишмэ
0 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Хәрәкәттә – бәрәкәт

Руза Габидуллина исәнлекне яшьтән үк сакларга кирәк дип өнди

Республикада 2021 ел Сәламәтлек һәм актив озын гомер елы, дип юкка гына игълан ителмәде, чөнки сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы.
Чишмә поселогында яшәүче Руза Габидуллина да хәрәкәттә – бәрәкәт, дип исәпли.
– Яшь чакта зарядка ясый идем. Башта кызларым Рита һәм Зарина белән стадионда йөри һәм йөгерә идек, аннары оныклар да безгә кушылды. Пенсиягә чыкканчы дөнья куып, эшкә йөреп (ул һөнәре буенча пешекче-кондитер) спорт кайгысы булмады, шулай ук гаиләне дә карарга, хуҗалыкны да алып барырга өлгерергә кирәк иде. Бервакыт кардиология үзәгенә салгач, табиб: «Руза апа, сезгә күбрәк хәрәкәтләнергә һәм йөрергә кирәк», – диде. Менә шулай ирексездән скандинавия йөреше белән мавыга башладым, бу хәлгә ярты елдан артык вакыт үтте инде. Тиз генә эшемне бетерәм, мал-туарны ашатам да, кич таякларымны алып йөрергә чыгам. Башта һәркөн стадионда йөрдем, ә хәзер йортым яныннан ерак китмим, чөнки авыру сәбәпле, бик тирлим. Йөргәндә, берәр нәрсә турында уйланам, табигатькә сокланам, я яшьлегемне искә алам, – дип сөйләде Руза Суфиян кызы.
– Иң мөһиме, иренмәскә, шулай ук теләк булу да зур әһәмияткә ия. Урамны бер әйләнеп чыккач, таяк белән карда тамга ясыйм, җиде тапкыр үткәч, тагын бер-ике тапкыр урап килергә кирәк, дип уйлыйм. Уртача алганда, 10 тапкыр урыйм. Оныгым Данил да еш кына миңа кушыла, ә кайвакыт, нәнәй, әйдә йөреп кайтыйк, ди, – дип уртаклашты ул.
Руза апаның Ралина, Риана, Данил һәм Данис исемле дүрт оныгы бар. Данил белән Данис егетләр инде, берсе Башкорт дәүләт университетының дүртенче, ә икенчесе өченче курсында укый.
– Әлеге вакытта стадионда скандинавия йөреше белән шөгыльләнүче пенсионерларны очратырга була. Ул яшьләр өчен дә файдалы, чөнки йөрү кан әйләнешен яхшырта, остеохондрозга каршы кисәтү чарасы булып тора, йокыны яхшырта, йөрәккә файдалы, кәефне күтәрә. Менә шулай итеп һәркөнне йөри башладым, бер көн дә калдырмыйм. Күптән түгел дәваханәдә ятканда йоклый алмыйча интектем, чөнки йөрергә һәм хәрәкәтләнергә өйрәндем бит. Ә табиблар һәм шәфкать туташлары коридорда йөрүемне күреп, авыруыгызга карамастан йөрисез, дип сокландылар, – дип билгеләде Руза Габидуллина.
Хәзер йөреш белән иртәрәк шөгыльләнмәвенә үкенә. Эшкә мавыгып, яшьтән үк сәламәтлегеңне кайгыртырга кирәк – ул вакытта авырулар һәрберебезне урап үтә.
Читайте нас