– Бүген урамда бәйрәмчә һава торышы, кояш балкый, җил булуга карамастан, көн җылы. Якында гына яшим, барыйм әле, дип уйладым. Менә авыл кешеләре төшкән фотоларны карыйм, бәлки, алар арасында каенанам да бардыр, – диде бер ханым.
– Без «Аек авыл» республика бәйгесендә беренче ел гына катнашмыйбыз, ә инде 2021 елның 1 гыйнварыннан эчкечелеккә каршы актив көрәш башладык. Эчкечелеккә каршы көрәшкә юнәлдерелгән чаралар үткәрәбез, һәркем белән аерым эшлибез, аңлатабыз, комиссия утырышларына чакырабыз яки үзебез барабыз. Ата-аналар, балалар белән әңгәмә корабыз, аллага шөкер, Караякуп авылында балалары приютка алынган гаиләләр юк. Без «Аек авыл» бәйгесенең район этабында җиңү яуладык инде, хәзер 54 торак пункт арасында үтәчәк республика этабында катнашачакбыз. Җиңү яулаган очракта 5 миллион отачакбыз, икенче урын өчен – 3 миллион, ә өченче урынга 1,5 миллион акча биреләчәк. Авылдашлар ярдәме белән призлы урын алырбыз дип өметләнәм. Җиңгән очракта без сезнең белән бу акчаларны нинди максатта файдалану турында сөйләшербез. Моңа кадәр җиңү яулаган 12 торак пункт газ үткәрүгә, су белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән проектларда катнаша, – дип билгеләп үтте үзенең сәламләү сүзендә Караякуп авыл Советы биләмәсе башлыгы Рәфис Карагулов.
Ә авыл активисты, Караякуп мәктәбенең элекке директоры 86 яшьлек Рәвидә Исәнгулова, үз чиратында, авылдашларын эчкелеккә каршы көрәшергә, авыл халкын бернинди авыру да аяктан екмасын өчен актив тормыш рәвеше алып барырга чакырды. Авылда мәчет тә эшли, анда ул өлкәннәрне генә түгел, балаларны да чакырды. Аның сүзләренә караганда, авылда проблемалар күп әле, ә аларны хәл итү өчен аек акыл һәм ныклы сәламәтлек кирәк. Ул чараны оештыручыларга искиткеч бәйрәм үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Авыл халкы һәм кунаклар өчен уеннар оештырылды.
Бу көнне «Әти, әни, мин – спорт сөюче гаилә» дигән гаилә ярышлары узды, анда дүрт команда катнашты. Алар бик яхшы әзерлек һәм бердәмлек күрсәттеләр.
– Ярышларда беренче тапкыр катнаштык, һәм безгә бик ошады. Безнең тату гаиләдә биш кеше: ирем Альберт, мин, улларыбыз Артем белән Артур һәм кызыбыз Амелия. Бигрәк тә малайларга ошады – алар спорт белән шөгыльләнә, әнә кәшәкә белән ничек җитез идарә итәләр. Без бу авылда, Караякупта яшибез, ирем тракторчы булып эшли, ә мин Горный авылында – «Иммунопрепарат» оешмасында, – дип сөйләде Гөлнара Локманова.
Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Гөлнәзирә» ансамбле чыгышы бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Чара ахырында кунаклар һәм авыл халкы кайнар пылау, коймаклап чәй һәм башкорт халкының милли эчемлеге кымыз белән сыйландылар.
Чарада Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров һәм район Советы секретаре Марат Байбурин да катнашты.
– Бүген без авыл халкы өчен лаеклы бәйрәм чарасы әзерләнүен күрәбез. Авыл халкы күркәм гореф-гадәтләрне саклый, Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасында һәм «Аек авыл» республика бәйгесендә катнаша. Әйтергә кирәк, башка авыл биләмәләре дә әлеге бәйгедә катнашырга теләк белдерде, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Ришат Әнис улы.