Чишмэ
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
28 февраль 2021, 12:27

Студент кызлар хәрби частьта концерт куйды

Алкин-2 авылында урнашкан 12нче Кызыл Байраклы Кенигсберг-Городокский аерым гвардия инженерлар бригадасы клубына Ватанны саклаучылар көне алдыннан хәрби хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлау өчен Башкорт дәүләт медицина университетында белем алучы студент кызлар килделәр.

Әлеге уку йортының «Бәхет» бию ансамбле кызлары клуб фойесында бизәнгән-ясанган арада, якында гына басып торган яшь солдатлар алардан күзләрен алалмадылар.
– Үзебезнең концерт номерлары белән ил сакчыларына хөрмәт күрсәтергә килдек. Кешеләргә үз иҗатыбыз белән шатлык өләшү бик күңелле. Бию белән беренче сыйныфтан башлап шөгыльләнәм, – дип сөйләде университетта дәвалау факультетының икенче курс студенты Миләүшә Казыйханова.
– Бу хәрби частьта элек тә булганыбыз бар. 2019 елда да килгән идек, – диде педиатрия факультетының алтынчы курс студенты Карина Сәлмәнова. – Безнең репертуарда рус, башкорт, татар гына түгел, ә испан, ирланд, үзбәк биюләре дә бар. Безнең коллектив күп тапкырлар «Студент Язы» фестивале, шәһәр һәм республика бәйгеләре лауреаты булды. Мәсәлән, 2019 елда Киров шәһәрендә студентлар арасында үткән Бөтенрәсәй бәйгесендә «Хореография» номинациясендә беренче урын алдык.
Хәрби хезмәткәрләр алдында «MedDance» һәм «Матур Dolls» бию коллективлары да чыгыш ясады, ә Эльвина Гурьянова шигырь сөйләде. Арпина Мурадян сәхнәгә җырларга чыгар алдыннан бигрәк тә нык дулкынланды, чөнки бу частьта аның ике абыйсы хезмәт иткән.
Читайте нас