Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
10 февраль 2021, 18:42

Актёрлык күнекмәләре гадәти тормышта да кирәк

Театр һәрвакыт кешеләрнең буш вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү урыны булды.

Яхшы актер булу өчен үз өстеңдә күп эшләү, даими камилләшү һәм тамашачыга хис-кичерешләрне тапшыра белү мөһим. Районның «Эксперимент» театр студиясе җитәкчесе Радмила Байбурина нәкъ шулай дип исәпли.
– Күпләрне студиянең «Эксперимент» дип аталуы җәлеп итә. Аның атамасын иҗатта тәүге адымнар ясавым турында хатирә буларак калдырдым. Студия эшендә район Мәдәният сарае артистлары гына түгел, ә сәнгать төркеменең төп контингенты – үсмерләр дә катнаша. Бу – сигезенче сыйныфта укыган һәм өлкәнрәк ун бала, – дип сөйләде Радмила Марат кызы.
Балалар «Ромео һәм Джульетта», «Замарашка» (Януш Гловацкийның үсмер яшьтәге кызлар колониясе турындагы пьесасы) кебек җитди сәхнә әсәрләрендә дә, шулай ук балалар өчен музыкаль әкиятләрдә дә катнаша.
– Иң мөһиме – уйнарга теләк булу. Чөнки балалар үз өстендә эшләргә, сәхнәдә чыгыш ясарга, команда белән эш итәргә өйрәнә. Әлбәттә, киләчәктә бик азлар гына актер булып китә, әмма бу күнекмәләр аларга гадәти тормышта, һичшиксез, ярдәм итәчәк. Әйткәндәй, безнең студиягә йөргән берничә кыз театр факультетына укырга керде. Мәсәлән, София Бикбулатова әлеге вакытта Тверьда белем ала. Настя Мужайлова актриса булды һәм хәзер Екатеринбург театрында уйный, ә моңа кадәр ул З. Исмәгыйлев исемендәге академиядә укыды, – дип сөйләде ул.
Яшь актерлар театр студиясендә тәүдә аерым фәннәр буенча белем ала, актерлык осталыгына ия була, тренинглар үтә, ә аннан соң гына практикага күчә.
Радмила Байбурина сүзләренә караганда, «Эксперимент» театр студиясенең планнары зур, әлеге вакытта «Гадәти хәл яки «Бүре һәм биш кәҗә бәтие» спектакленә әзерлек эшләре бара. Ул район Мәдәният сарае сәхнәсендә Театр көнендә күрсәтеләчәк.
– Әлбәттә, пандемия безнең студия эшчәнлегенә үз төзәтмәләрен кертте.
Безгә хәзерге заман шаукымына яраклашып, спектакльләрне онлайн режимда һәм социаль челтәрләр аша күрсәтергә туры килә. Әмма тамашачылар белән сәхнәдә очрашырбыз дип өметләнәбез. Чөнки, минем карашка, сәхнә әсәрен театрга килеп карау, тамашачы белән актер арасында күзгә күренмәс бәйләнеш булу мөһим, – дип билгеләп үтте ул.
Читайте нас