Чишмэ
+16 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
4 Февраля 2021, 08:56

Тату һәм бердәм гаилә

«Бердәм Рәсәй» партиясе тарафыннан оештырылган «Яңа елда гаилә уеннары-2021» фестивале барышында «Әти, әни, мин – спорт сөюче гаилә» бәйгесенең республика этабында Алкин мәктәбеннән Аллеслар гаиләсе безнең район вәкиле булып катнашты.

Беренче сыйныф укучысы Роберт Аллес һәм аның әти-әнисе Юрий Валерьевич белән Ольга Александровна башта мәктәп этабында җиңү яуладылар, ә 3 гыйнварда Чишмә поселогында үткән муниципаль этапка килделәр.
– Бәйгедә районның җиде мәктәбеннән унбер команда катнашты, – дип хәбәр итте Мәгариф идарәлегенең әйдәп баручы белгече Елена Рычкова. – Гимназиядән, беренче һәм бишенче мәктәпләрдән икешәр команда катнашты. Укучылар төрле яшьтә булганга күрә, гаилә командалары ике төркемгә бүленде, аларның беренчесендә – әти-әниләре белән беренче сыйныф укучылары, икенчесендә әти-әниләре белән икенче һәм өченче сыйныф укучылары катнашты. Беренче төркемдә Алкин мәктәбеннән Аллеслар, ә икенчесендә 2нче мәктәптән Бәйрәмгуловлар командасы җиңде. Республика этабындагы ярышка Алкинда яшәүче гаилә барды.
Күп балалы Аллеслар гаиләсе Узытамак авылында яши. Гаилә башлыгы – тимер юлда каравылчы, ә әниләре Эш киемнәре тегү комбинатында эшли. Гаиләдә өч бала тәрбияләнә. Кызлары Елизавета нефть колледжында белем ала, уртанчы уллары Валерий – алтынчы, ә кечесе Роберт беренче сыйныфта укый, аңа җиде яшь. Гаиләдә рухи һәм физик тәрбиягә зур игътибар бирелә. Алар бергәләп чаңгыда, тимераякта йөрергә, тюбингта шуарга, җәй көне велосипедта йөрергә яраталар.
– Минем өчен киез итекләр киеп хоккей уйнау иң авыры булды, – дип сөйләде Ольга Александровна. – Малайлар өйгә эшләрен тәмамлагач, әтиләре белән бергәләп хоккей уйнарга чыгалар. Шуңа күрә аларга бу биремне үтәү кыен булмады. Без балалар белән бергәләп төрле уеннар оештырырга яратабыз, кайвакыт «Зарница» да уйныйбыз. Күршеләр белән тату яшибез – гаиләләр белән тюбингта шуарга чыгабыз. Өйдә «Мин кем?» уенын уйныйбыз – ул логик фикерләүне үстерә.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, республика бәйгесендә катнашучылар тагын ике ярышта – эстафетада кәшәкә белән туп алып баруда һәм тюбингта тиз шууда көч сынаштылар.
– Беренче бәйгедә Робертның тубы читкә тәгәрәде, баланың кәефе төште, әмма без аңа җиңелә дә белергә кирәклеген аңлаттык. Соңгы вакытта ир-атларны да балаларны тәрбияләүгә җәлеп итү куанычлы, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Ольга.
Бергәләп катнашырга мөмкин булган спорт чаралары гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә. Спорт уеннары кәефне күтәрә, актив ял итү чарасы, балаларга сәламәт тормыш рәвеше үрнәге булып тора.
Безнең белешмә
«Яңа елда гаилә уеннары-2021» республика фестивале барышында «Әти, әни, мин – спорт сөюче гаилә» бәйгесенең муниципаль этаплары өченче гыйнвардан алтынчы гыйнварга кадәр дәвам итте. Анда 52 меңнән артык кеше катнашты.
Район һәм шәһәр дәрәҗәсендә үткән ярышларда җиңү яулаган 63 гаилә Уфада үткән финал бәйгедә катнашу өчен чакырылды.
Финал ярышлар йомгаклары буенча Туймазыдан Зәйруллиннар гаиләсе беренче урын алды. Аларга 10 көн шифаханәдә ял итү өчен юллама бирелде. Благовещен шәһәреннән килгән һәм икенче урын алган гаиләгә – ноутбук, Стәрлетамактан өченче урын алган гаиләгә уенчыклар кибетеннән бүләк алу өчен сертификатлар тапшырылды.
Читайте нас