Чишмэ
+22 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
25 Января 2021, 11:49

Кыстыбый бик җиңел эшләнә!

Поселокның беренче мәктәбендә шеф-пешекчедән осталык классы белән «Милли ашлар көне» флешмобы үтте.

9нчы сыйныф укучылары башта технология кабинетында милли ризыкларның атамаларын искә төшерделәр. Кызлар картәниләре һәм әниләре кичке ашка яки бәйрәм табынына әзерләнгән ризыкларны санап киттеләр:
– Әни өлеш әзерли.
– Картәниләргә кунакка кайткач зур бәлеш ашыйбыз, ә чәй янына ул кызыл эремчек куя.
Технология укытучысы Әлфия Кәримова сүзләренә караганда, алар моңа кадәр дәресләрендә кыстыбый пешерергә һәм токмач кисәргә өйрәнгәннәр. Бу юлы дәрескә «Туклану үзәге» җәмгыятенең шеф-пешекчесе Любовь Байбурина килгән иде. Кызлар аның белән бергә вак бәлеш һәм өчпочмак пешерегә өйрәнделәр. Эш барышын аңлатканнан соң камыр басарга тотындылар. Тәҗрибәле пешекче Любовь Александровна сүзләренә караганда, һәр эшне күңел биреп эшләргә кирәк. Камыр басылды, бәрәңге һәм фарштан эчлек ясалды, тәмләткечләр салырга да онытмадылар. Камырны түгәрәкләп җәеп, эчлек салып өчпочмак ясарга өйрәнделәр. Кызлар пешекче эшендә геометрия, математика һәм физика фәннәрен дә белергә, җәймәне өч тигез өлешкә бүләргә, пар чыгу өчен өске яклап урын калдырырга, ингредиентлар күләмен исәпләргә кирәклеген белделәр...
Дәрестән соң укучы Мария Строкина үзләренең өйдә рус халык ашларын пешерүләре турында сөйләде. Мәктәптә 6нчы сыйныфтан башлап кулинария нечкәлекләрен өйрәнә башлаганнар, шуңа күрә хәзер ул башка халыкларның милли ризыкларын да әзерли белә.
– Бу көнне барлык белем бирү учреждениеләрендә – мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында «Милли ашлар көне»нә багышланган чаралар булды. Бу кулинар осталыкны арттыру, пешекче һөнәренең абруен күтәрү, милли ризыкларны популярлаштыру, «Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә тематик яңа ел чаралары» планын гамәлгә ашыру барышында эшләнде, – дип билгеләп үтте район мәгариф идарәлеге технологы Нурания Урманова. – Ә беренче мәктәп-тә 8–10 сыйныф укучылары өчен милли ризыклар әзерләү буенча «Минем милли ризыгым» флешмобы һәм осталык класслары үткәрелде.
– Флешмобта катнашучылар өйгә кайткач осталык классында алган күнекмәләрне файдаланып якыннары өчен тәмле ризыклар әзерләр дип ышанабыз, – диде Нурания Салихҗан кызы.
Читайте нас