– Күптән түгел хезмәттәшебезнең юбилеена бер останың кул эшен бүләк иттек – барысы да сокланды. Башкаларның туган көннәренә дә шундыйрак бүләк бирергә булдык, – диде ул.
– Нинди генәләре юк! Барысы да матур – гортензия букеты формасындагылары бик кызыклы! Кайсын алырга да белмәссең.
Чыннан да, биредә күңелеңә хуш килгәнен сайлап алырга мөмкин иде: чәчәккә бөреләнгән зур кызыл розалар (менә-менә ачылыр да хуш ис тарата башлар кебек), төрле төстәге нәфис лилияләр, пионнар, хризантемалар, крокуслар, астралар, орхидеялар, барысы да чын кебек. Балалар өчен уенчык ябалак, курчак-принцесса формасында ясалганнары да бар... Чишмә поселогыннан Резеда Нуриева бу матурлыкны үз куллары белән булдыра һәм аның эшләренә ихтыяҗ зур. Аларны ул үзенең косметика, парфюмерия һәм көнкүреш химиясе кибетендә сата. Ул кечкенәдән иҗат кешесе булган, сәнгать мәктәбенә йөргән, кул эшләре белән шөгыльләнгән, кофталар бәйләгән, костюмнар, күлмәкләр теккән. Балалары үсеп җиткәч, үзенә нинди дә булса шөгыль табарга уйлаган. Әле бер, әле икенче эшкә тотынып караган, рәсемнәр, сырлы кәгазьдән чәчәк бәйләмнәре ясаган...
Моннан өч ел элек бер ахирәте изолоннан чәчәк формасында яктырткыч ясавын сорый (ул чакта алар модага керә генә башлаган була). Резеда җиң сызганып эшкә тотына, тик бу эш ул уйлаганча ук җиңел булып чыкмый. Шулай булса да, алдына куйган максаттан чигенми, дустына вәгъдә иткәч кире баш тарту да уңайсыз була. Аннан соң танылган бер остадан мастер-класс сатып ала. Озак тырышканнан соң беренче заказ әзер була.
– Дус кызыма рәхмәтлемен – бу эшкә ул мине рухландырды. Хәзер менә шундый зур чәчәк кебек яктырткычлар ясау – яраткан шөгылем, шул ук вакытта өстәмә акча эшләү юлы да. Бу эш белән өйдә дә, эштә дә шөгыльләнәм. Сатып алучылар булмаганда эшкә утырам – склад бинасында остаханәм бар. Иҗади эш шунысы белән кызыклы, һәрвакыт яңарак һәм яхшырак итеп эшлисе килә. Кухняда пешеренгәндә, кибетләрдә йөргәндә булачак эшләремне күз алдына китерәм, эш барышында хәтта печенье өчен формалар да кулланыла, – дип елмая ул.
Моның өчен күп нәрсә эшли белергә, аерым алганда, электрүткәргечләрне изоляцияләү өчен махсус трубкалар кулланырга кирәк.
– Ирем, Фәрит Мирас улы да ярдәм итә, яңа эшемне күрсәткән саен монысы элек ясаганнарыннан да әйбәтрәк булган, ди. Күңеле булсын, дип кенә әйтәдер инде, әлбәттә. Шулай булса да үсендереп, кәефне күтәреп, рухландырып җибәрә, – ди Резеда.
Күп кенә бөек затлар кешеләрнең һәрвакыт матурлыкка һәм иҗатка омтылуы һәм моның аларга яшәргә ярдәм итүе турында язып калдырган. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай да «Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә – эш, эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш», дип юкка гына язмаган бит.