Чишмэ
+21 °С
Облачно
Тат
Рус
Безнең тирә-як мохит
20 Января 2021, 09:58
Канатлы дуслар турында онытмыйк
Кыш көне кошларга азык табу кыенлаша.Аларга ничек ярдәм итә алабыз соң?
Розалина Муллагалина, 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы
Әлбәттә инде, алар өчен җимлекләр ясап. Әзер җимлекне сатып алырга да була, әмма аны үзебез ясасак күпкә кызыграк. Чишмә поселогындагы 1нче мәктәпнең 1Е сыйныф укучылары белән кошларга салкын кышкы көннәрдә ярдәм итәргә булдык. Балаларга өйдә әти-әниләре белән бергәләп җимлекләр ясап килергә тәкъдим иттем. Алар бу биремне зур теләк белән башкардылар, ә эш барышында уңай тәэссоратлар алдылар.
Җимлекләрне мәктәп янында үскән агачларга эләргә булдык. Хәзер кошларга җим салырга гына онытмаска кирәк. Менә шулай итеп, балалар игелекле эш башкардылар – канатлы дусларыбыз алар ярдәмендә кышкы салкыннарда ач калмаячаклар.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"