Чишмэ
+15 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
17 Января 2021, 11:49

Раштуа алдыннан күңелле бәйрәм

Раштуа бәйрәме алдыннан, 6 гыйнварда, район китапханәсе хезмәткәрләре поселок халкы һәм кунаклары өчен «Раштуаның тылсымлы мизгелләре» дип аталган күңел ачу программасы үткәрделәр.

Альмира Мөслимова, Чишмә үзәк район китапханәсенең хезмәтләндерү бүлеге мөдире
Район хакимияте каршындагы чыршы янында төп персонажлар – Кыш бабай һәм аның оныгы Карсылу, шулай ук аларның ярдәмчеләре Кар бабай һәм Табышмак әби белән күңел ачу чарасы башланды. Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен табышмаклар һәм викториналар белән бәйгеләр үткәрелде, шулай ук «Капчык киеп йөгерү», «Аркан тарту», тюбингта шуу һәм хәтта бозлы таудан төшү кебек уеннар тәкъдим ителде. Уеннарга кем тизрәк һәм ераграк, дип ярышып өлкәннәр дә, балалар да кушылды. Ярышларда катнашучыларның барысына да татлы күчтәнәчләр тапшырылды. Моннан тыш, китапханә хезмәткәрләре бәйрәмдә катнашучыларның барысына да истәлеккә китаплар бүләк иттеләр.
Читайте нас