Чишмэ
+17 °С
Дождь
Безнең тирә-як мохит
6 Января 2021, 08:29

Кыш бабайлар парадка җыелды

Без барыбыз да балачак иленнән, Кыш бабай белән очрашканда ихлас күңелдән шатланабыз, Яңа елда гаҗәеп могҗизалар көтәбез. Ә чын могҗизаны – урамнан сафка тезелеп китеп баручы Кыш бабайлар парадын күрсәң, гаҗәпкә калырсың да шул.

26 декабрьдә Чишмәдә беренче тапкыр Кыш бабайлар парады булды. Алар төрле торак пунктлардан, учреждениеләрдән килделәр һәм район үзәге халкына һәм кунакларына онытылмаслык бәйрәм оештырдылар.
Урамнан китеп барган Кыш бабайларны күргәч, бер малай:
– Биредә алар шулкадәр күп! – дип кычкырып җибәрде.
Кыш бабайлар ялтыр-йолтыр таякларына таянып, сафка басып район Мәдәният сарае янындагы мәйданнан Дуслык аллеясе буйлап поселок үзәгенә кадәр бардылар. Биредә аларны каргизәргә утырып суык яклардан килгән баш Кыш бабай сәламләде һәм районда боз шәһәрчекләренең ачылуы турында хәбәр итте. Шуннан соң Кыш бабайлар кулга-кул тотынышып чыршы тирәли әйлән-бәйлән йөрделәр. Тирә-юньгә ямь өстәп Яңа ел җырлары яңгырады. Ә Кыш бабайлар бии башлагач, аларны күзәтеп торган тамашачылар да түзеп тора алмадылар, дәртле көйгә биергә төштеләр.
Иң яшь Кыш бабай, Кирилл Кузнецов, Шөнгәккүл авылында яши икән (сер итеп кенә әйтәбез, ул әлегә мәктәптә укый). Ә аның капчыгында беләсезме ниләр бар? Елмаюлар, уен-көлке һәм шатлык... Аларның гаиләсендә Яңа ел бәйрәменә һәрвакыт маскарад оештырыла, кызык булсын өчен ир-атлар Карсылу, ә хатын-кызлар Кыш бабай булып киенә икән.
Ә Салих авылыннан килгән Кыш бабай бөтенләй бабай булып чыкмады әле. Пенсионер Рита Вәлиева менә егерме ел инде Яңа ел алдыннан Кыш бабайга әверелә. Әйткәндәй, бу авылдан бәйрәмгә тагын бер Кыш бабай – авыл старостасы Расих Заһиров та килгән иде.
– Безнең авылда күркәм гореф-гадәт бар – Кыш бабай белән Карсылу ел саен кыңгыраулар тагылган атка утырып авыл урамнары буйлап үтә, үзебезнең һәм күрше Бахча авылы халкына күчтәнәчләр тарата һәм, әлбәттә, бәйрәм кәефе бүләк итә, – дип сөйләделәр алар.
Ә Ярми авылыннан килгән Кыш бабайлар хәтта дүртәү иде.
«Аленушка» балалар бакчасының Кыш бабае һәм Карсылуы – Марат һәм Зилә Рәхмәтуллиннар үзләре өчен дә, халык өчен дә бәйрәм оештырырга булганнар, күркәм гадәт буенча чыршы янына чыгып шигырь сөйләүчеләргә тәм-томнар өләштеләр. Чыгыш ясарга теләүчеләр күп булды...
Әбиләр дә, бабайлар да, аларның оныклары да бик теләп, берсен-берсе уздырып шигырьләр сөйләделәр, ә соңыннан бергәләп истәлеккә фотога төштеләр.
Тамашачылар бик канәгать калды.
– Ахирәтем белән бергәләп ярминкәгә чыккан идек, ә биредә шундый күңелле тамаша бара! Бик сөендем! Шатлык-куаныч бүләк иттеләр! Гаҗәеп күренеш булды, Кыш бабайлар белән бергәләп фотога төштек, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Тәнзилә Пряхина.
Бер сүз белән әйткәндә, бәйрәм шәп булды, һәркемгә шатлык, күтәренке кәеф һәм уңай тәэссоратлар бүләк итте.
Читайте нас