Чишмэ
+17 °С
Ясно
Безнең тирә-як мохит
29 Декабря 2020, 08:58

Беренче гонорар

Шушы көннәрдә Чишмә сәнгать мәктәбендә үткән бәйгедә җиңүчеләрне мәгариф министрлыгы яки идарәлеге түгел, ә «Чишмә май экстракцияләү заводы»ның генераль директоры, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Айдар Якупов бүләкләде.

Урамда салкын, ә сәнгать мәктәбе фойесында укучыларның «Көз сулышы» дип исемләнгән рәсемнәр күргәзмәсеннән җылылык һәм яктылык бөркелә.
– Бу минем беренче гонорарым булачак, – диде Аиза Галикәева.
– Ә минем икенчесе инде, мин үткән елда да бәйгедә катнаштым, – диде аңа Камилә Уразмәтова.
Сүз «Чишмә май экстракцияләү заводы»ның Балалар сәнгать мәктәбе укучылары арасында оештырган рәсемнәр бәйгесе турында бара. Бәйгедә җиңгән картиналар завод идарәлеге фойесында эленәчәк. Җиңүчеләрне составында завод хезмәткәрләре һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре укытучылары булган комиссия билгеләде. Эшләр ике яшь категориясе буенча бәяләнде: 8дән 13кә һәм 13тән 16 яшькә кадәр. Балаларга акчалата премияләр һәм предприятие продукциясе рәвешендә бүләкләр тапшырылды. Билгеләп үтелгәнчә, бәйге «Көз сулышы» дип аталды. Көз темасы һәрвакыт отышлы, чөнки ул «якты моңсулык һәм тыныч шатлык» чоры, көзге урманнарыбызның байлыгы танылган ша-гыйрьләрне, композиторларны, рәссамнарны бөек әсәрләр иҗат итүгә рухландырган. Сәнгать мәктәбендә укыган яшь рәссамнарның пейзажларында да матур көзге көн сурәтләнгән картиналар җанлана. Аларда нәрсә сурәтләнүе турында исемнәре үк сөйләп тора: «Буада», «Көзге күк йөзе», «Картәнием авылы», «Урман читендә».
– Бу бәйгенең идеясе ниндиме? Завод идарәлегендә коридор диварлары буш булганга күрә, аны ничектер ямьләндереп җибәрәсе килә иде. Ә моның өчен иң яхшысы, әлбәттә, балалар кулы белән ясалган рәсемнәр. Шуңа күрә мин сәнгать мәктәбе җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттем, алар безнең тәкъдимне кире какмады, балалар бик теләп рәсемнәр бәйгесендә катнаштылар – бик матур картиналар төшерделәр. Шул вакыттан бирле бишенче ел бәйге игълан итәбез. Башка елларда «Көнбагышлар», «Туган як» кебек темалар булды. Бу аларның хезмәтенә бәя, бәлки, киләчәктә алар танылган рәссам булып үз эшләрен миллионнарга сатар, ә бу – беренче адымнары, тәүге гонорарлары, – диде Айдар Вәгыйз улы.
Чишмә сәнгать мәктәбе директоры Татьяна Хәбибуллина сүзләренә караганда, бу башлангычка Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалы да кушылган.
Читайте нас