Лена Бәгезәт кызы 1955 елда Иске Ябалаклы авылында туган. Әтисе терлекчелектә эшләгән, тыл һәм хезмәт ветераны булган, әнисе Рәсимә башта колхозда, аннары хат ташучы булып хезмәт куйган. Хезмәт сөючән Булатовлар өч кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Лена кечкенәдән кызыксынучан бала булып үскән, печәнгә, урманга барганда да әтисеннән һәрвакыт болыннар һәм чишмәләр атамалары, авыл тарихы турында сорашкан. Мәктәптә укыганда тарих фәнен яраткан.
Пионерлар дружинасы советы рәисе һәм комсомол оешмасы секретаре булган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң пионервожатый булып эшләгән. Шул авыл егете Ямил Хисмәтуллинга кияүгә чыккан, аның белән бер ул һәм бер кыз үстергәннәр. Эшләп йөргән һәм балалар үстергән елларда нәсел тамырларын өйрәнү өчен вакыт табылмаган...
2016 елда Ябалаклы авылында «Исәнмесез, авылдашлар!» бәйрәме үткәргәннәр. Авыл халкы анда катнашу өчен үз нәселенең шәҗәрәсен төзергә тиеш булган.
– Нәсел тамырларыбызны өйрәнеп шәҗәрә агачын төзү эшем шуннан башланды, – диде Лена Бәгезәт кызы. – Ул вакытта мин дәваханәдә ята идем, бик озак дәваландым. Безнең буын эшсез торырга өйрәнмәгән, шуңа күрә мин дә нәсел тамырларыбызны өйрәнүемне дәвам иттем. Апам Рәсимә Фатыйхова ярдәмендә 1700 елдан башлап үз ыруыбызның шәҗәрәсен төзедем, 11 буын нәселебезне таптым, – ди ул.
Лена Бәгезәт кызы 1812–1859 еллардагы халык санын алу материаллары белән таныша, башкорт ырулары тарихы буенча китаплар укый, картәни-картәтиләренең сөйләгәннәрен исенә төшерә. Булатовлар нәселе тарихы 1720 елда Яңа Ябалаклы авылында туган карт бабалары Йосыфтан башлана.
– Әтиемнең әнисе – картәнием Миңлебикәнең нәсел тарихын өйрәнү кызыклы булды. Карт картәтием Нигъмәтулланың (Аккужаның улы) дүрт хатыны, ун баласы булган, өстәвенә, ул сеңлесе белән аның улын да тәрбиягә алган. Бик абруйлы һәм булдыклы кеше булган. Нәселебезнең кушаматы – Акый – авылдашларыбыз әле дә безнекеләрне ихтирам белән шулай дип атыйлар. Үзебез «мең» ыруыннан.
Карт картәтисенең холкы буыннар аша Ленага да тапшырылгандыр, күрәсең, ул да киң күңелле, аралашучан һәм эшлекле кеше.
Оныкларын тәрбияләргә булыша, балалар туган телне белеп үссеннәр дип тырыша, аларга ата-бабаларының тарихын, башкорт халык әкиятләрен һәм үзе язган шигырьләрне сөйли. Машинага утыртып табигать кочагына алып чыгарга, кыш көннәрендә оныклары белән чаңгы шуарга ярата. Алар бергәләп җырлыйлар, күкрәкчәләр, башкорт халкының милли баш киеме булган кашмау тегәләр. Зур оныгы Эльза башкорт теле буенча олимпиадаларда катнашып, республика этабына чыккан. Сафина белән Әмирә дә башкорт шагыйрьләренең шигырьләрен яттан сөйли белә. Лена Бәгезәт кызы оныгы белән бергә башкорт теленнән этнографик диктантта катнашып сертификат алган.
Бервакыт сеңлесе аннан: «Апай, син кемгә охшагансың икән? Безнең әти дә, әни дә басынкы гына кешеләр иде», – дип сораган.
– Ә мин, – дип елмая Лена Бәгезәт кызы, – картәтием, Бөек Ватан сугышы ветераны, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Миңнебай Булатовка охшаганмын. Ул сугышта 112нче башкорт кавалерия дивизиясе составында лейтенант һәм политрук булган.
Лена Бәгезәт кызы лаеклы ялда да эшсез тормый, пенсиягә чыкканчы бухгалтер булып эшләгән булса, хәзер ул журналист – башкорт телендә нәшер ителгән «Йәйгор» гәзите белән хезмәттәшлек итә.
Районда яшәүче кешеләр турында яза, барлык вакыйгалардан хәбәрдар булырга тырыша, Иске Ябалаклы авылы активистлары белән бергә бәйрәмнәр, очрашулар оештыра. Әлеге вакытта алар Канзафар би исемен мәңгеләштерү буенча актив эшчәнлек алып баралар.