Рәсемнәр бәйгесе «Ватан халык хезмәте белән көчле», «Бөек Ватан сугышы елларында хезмәт фронты» һәм «Җиңү көне» темаларына багышланды. Бәйгегә Чишмә районы мәктәпләрендә белем алучыларның, шулай ук сән-гать мәктәбе укучыларының 60тан артык рәсем сәнгате һәм график эшләре тәкъдим ителде.
Күргәзмә залында бәйрәмчә мохит хакимлек итте, көй-моң яңгырады. Сәнгать мәктәбе директоры Татьяна Хәбибуллинаның сәламләү сүзеннән соң музыка бүлегендә укучылар бәйгедә җиңүчеләр алдында концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Рус халкының шаян һәм дәртле җырлары, гүзәл кызлар башкаруында башкорт биюе һәм курайчылар ансамбленең таныш көйләрдән попурри уйнавы беркемне дә битараф калдырмады, кайберәүләр хәтта биергә дә төште.
– Бәйгедә бишенче, икенче, Әмин, Алкин, Новотроицкий мәктәпләре, гимназия укучылары актив катнашты. Жюри йомгак ясап, түбәндәге нәтиҗәләрне билгеләде: дүрт бала – бишенче мәктәп укучысы Эмиль Низаметдинов, Әмин мәктәбе укучысы Илназ Рәфыйков, сәнгать мәктәбенең ике укучысы – Лилия Хәкимова һәм Таисия Доценко – беренче дәрәҗә лауреатлар булдылар, бәйгедә катнашкан биш укучы – икенче һәм алты укучы өченче дәрәҗә лауреат булдылар, – дип билгеләп үтте сәнгать мәктәбе директоры Татьяна Хәбибуллина.
Лилия Хәкимованың «Бөек Ватан сугышы елларында хезмәт фронты» темасына багышланган «Кич җитә» картинасы бәйгедә катнашучыларда һәм аларның укытучыларында аеруча кызыксыну
уятты. Лилия шәмәхә һәм сары төстәге буяулар белән сугыш елларындагы авырлыкларны да, җиңүгә ышанычны да тасвирлый алган. Ул кое янында торган авыл хатыннарын һәм үсмер балаларны сурәтләгән.
Иң яшь бәйгече Алексей Панинның рәсеме «Җиңү көне» дип атала, ул поселок мәйданында басып торучы хәрби киемдәге кешеләрне төшергән. Ул бу тантаналы көнне һәм бәйрәм халәтен бик яхшы тасвирлый алган. Алексей сер итеп кенә анда сәнгать мәктәбе укытучыларын сурәтләвен әйтте.
– Өч яшемнән рәсем төшерә башладым, аеруча гуашь, пастель белән эшләү ошый, акварель белән рәсем ясарга бик яратмыйм, – диде яшь рәссам.
Башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнара Фәтхуллина үзе укыткан 2нче мәктәптә өч ел буена Чишмә сәнгать мәктәбе түгәрәген алып бара. Рәсемнәр бәйгесендә аның укучылары Рияна Гайнанова, Анелия Әсәдуллина һәм Алена Рудник та призлы урыннар алган.
– Кызлар бу чараны бик көттеләр, анда катнашу өчен матур күлмәкләр дә сатып алдылар, – диде укытучылары.
Балалар төшергән рәсемнәрдә Бөек Җиңү көне белән бәйле бар нәрсә чагылдырылган, һәм мондый бәйгеләр, һичшиксез, үз илеңне, үзең укыган мәктәпне яратырга, тарихны тирәнтен өйрәнергә, Бөек Ватан сугышында катнашкан халкыбыз яулап алган азатлыкның кадерен белергә өйрәтә.