20 ноябрьдә район мәгариф идарәлегендә «Өйдә укырга ярдәм ит» программасы барышында район мәктәпләрендә тугызынчы сыйныфта белем алучы алты балага планшетлар тапшырылды.
Бу көнне укучыларга планшетлар тапшыру өчен «Бердәм Рәсәй» партиясенең урындагы бүлеге секретаре Марат Байбурин, мәгариф идарәлеге начальнигы Сөләйман Ваһапов һәм район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы Надежда Емец килделәр.