Чишмэ
+12 °С
Ясно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Безнең тирә-як мохит
14 Ноября 2020, 13:55

Өлкәннәргә игътибар күрсәтү мөһим

Бердәмрәсәйлеләр өлкән яшьтәгеләр приютында булдылар

Республикада коронавирус пандемиясе чорында «Безнең кайгыртучанлык» социаль проектына кушылырга теләүче кешеләр күп.
Чишмә муниципаль район Советы депутаты, «Туклану үзәге» җәмгыяте директоры Илнур Уразмәтов, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты ярдәмчесе, Рәсәй кулланучылар күзәтчелеге бүлеге начальнигы Таһир Байбурин, шулай ук «Безнең кайгыртучанлык» штабы волонтеры Айдар Урманов катнашлыгында «Бердәм Рәсәй» партиясенең урындагы бүлекчәсе активы 10 ноябрьдә Шөнгәккүл поселогындагы өлкәннәр приютына азык-төлек, коронавирус авыруын кисәтү өчен тәкъдим ителгән «С» һәм «Д» витаминнары һәм умартачы, депутат ярдәмчесе Илдар Әсәдуллиннан күчтәнәчкә бал алып килделәр.
Эпидемиологик хәлләр сәбәпле приютка керү тыелганга күрә, кунаклар биредә яшәүчеләр белән «скайп» аша гына аралаштылар. Ветераннар аларга игътибар күрсәткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр!
Пандемия чорында өлкән яшьтәгеләрнең кәефен, исәнлеген авырулар гына түгел, күңелсез уйлар да бетерә. Шуңа күрә өлкәннәргә, үз эчләренә бикләнмәсеннәр өчен, алар турында онытмауларын, хәстәрлек күрүләрен дә белеп тору бик мөһим. Алар өчен мондый игътибар зур бер вакыйгага әверелә. Саф һавага чыгып таныш-белешләре белән аралашу, төрле вакыйгалар, яңалыклар турында фикер алышу мөмкинлегеннән мәхрүм калгач, аларның яшәү дәрте сүрелә башлый. Телефоннан сөйләшү, аларның проблемалары белән кызыксынган һәм кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр белән хәтта виртуаль аралашу да өлкән яшьтәгеләрнең күбесе өчен күңелле вакыйгага әйләнә ала.
Чишмә районында урындагы һәм төбәк дәрәҗәсендәге депутатларның, депутат ярдәмчеләренең һәм волонтерларның социаль һәм психологик ярдәмгә мохтаҗ кешеләр проблемасына битараф булмавы мактауга лаек.
«Безнең кайгыртучанлык» проекты барышында кешеләр волонтерлык хәрәкәтендә катнашалар һәм үзләренең буш вакытларын башкалар турында хәстәрлек күрүгә багышлыйлар. Алар мохтаҗларга үз акчаларына азык-төлек, дарулар сатып алырга, аны шәхси автотранспорт белән илтеп бирергә, төрле дәүләт хезмәтләре алуда, медицина тикшерүе үтүдә ярдәм итәргә тырышалар.
Читайте нас