Чишмэ
-2 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
8 ноябрь 2020, 16:25
«Җил җыры» – безнең дә фильм
Поселокның беренче мәктәбе укучылары «Киноэкология» акциясендә катнаштылар.
Бу макулатура җыю буенча хәйрия акциясе, аның барышында укучылар икенчел чималны тапшырганнан соң җыелган акчаны «Рәсәй мәктәпләрендә кинодәресләр» проекты буенча фильм төшерү өчен җибәрәләр.
1нче мәктәп директорының тәрбия эше буенча урынбасары Алия Галиева сүзләренә караганда, мәктәп күп еллар макулатура җыю белән шөгыльләнә.
– Ел саен май һәм сентябрь айларында макулатура җыю атнасын игълан итәбез, сыйныф сәгатьләрендә укучыларга 100 килограмм макулатураның бер яки ике агачны саклап кала алуын аңлатабыз, – дип сөйләде Алия Марат кызы.
Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтик, бер тонна файдаланылган кәгазь 4–5 кубик метр агачны алыштыра ала. Шулай ук барлык каты көнкүреш калдыкларының якынча 40 проценты макулатура булуы исәпләнгән. Чүпне сортларга аеру һәм эшкәртү заводлары күбрәк булса, көнкүреш калдыклары түгелгән чүплекләр дә кимрәк булыр иде. Агачларны коткарудан тыш, полигоннарда чүп-чар күләме дә кимер иде.
– Макулатура җыюда беренче сыйныфтан башлап унберенчегә кадәр барлык сыйныфлар да катнаша, ләкин башлангыч сыйныф укучыларының аеруча актив булуын билгеләп үтәсем килә. Укучылар мәктәпкә атна дәвамында кәгазь чимал алып киләләр, без аның авырлыгын үлчәп кабул итәбез, барысыннан да күбрәк тапшыручыларга истәлекле бүләкләр бирәбез. Узган ел Рәмис Бикбулатовны бүләкләдек, ул җыйган макулатураны машина белән картәтисе алып килгән иде. Макулатура тапшырган акчага мәктәп өчен техника, аппаратура сатып алына, шулай ук төрле акцияләрдә катнашабыз. Шул акцияләрнең берсе – «Рәсәй мәктәпләрендә кинодәресләр», – диде Алия Галиева.
Башкортстан укучылары 175 мең тонна макулатура җыеп, 870 мең сумнан артык акча эшләгән. Бу акчага «Җил җыры» фильмы төшерелгән, ул мәңгелек кыйммәтләр – әхлак, табигать белән килешеп яши белү турында фильм. Ул илнең төрле почмакларыннан җыелган проект киноколлекциясенә керәчәк. Барлыгы 30дан артык картина төшерелгән. Әлеге фильм Рәсәйнең барлык мәктәпләрендә дә күрсәтеләчәк.
Безнең белешмә
«Рәсәй мәктәпләрендә кинодәресләр» акциясе авторлары фикеренчә, фильмнар белем бирүнең аерылгысыз өлеше булырга тиеш. Аларны балаларга уку елы дәвамында күрсәтергә кирәк. Проектта Рәсәй Федерациясенең 13 субъектыннан барлыгы 1500 мәктәп катнашты. Биш ел дәвамында 99 фильм төшерү планлаштырыла. Картиналарны www.киноуроки.рф сайтында, проектның ютуб-каналында, шулай ук Рәсәйнең электрон мәктәбе сайтында (www.resh.edu.ru) «Образовательные проекты» бүлегендә карарга мөмкин.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"