Чишмэ
+16 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
6 Ноября 2020, 08:31

Ни өчен су баскан?

Күптән түгел Хөсәен бәк кәшәнәсе янында урнашкан Акзират күле янындагы үзәнлекне су басты.

Халык бу хәлне шикәр заводының калдык суларны агызуына бәйле, дип фаразлады.
«Башинформ» агентлыгы хәбәр итүенчә, моның сәбәбен тикшерү өчен бирегә махсус комиссия килгән.
«Чишмә шикәр заводы»ның техник суларны агызу өчен коллекторы янында кондызлар буа төзеп куйган. Коллекторны атна саен тикшереп торабыз, буа барлыкка килсә, җимерәбез. Әлеге вакытта буа төзелү сәбәпле, су дәрәҗәсе янә 30 сантиметрга күтәрелсә дә су ташмады. Коллектор күлдән 300 метр ераклыкта урнашкан», – дип аңлатма бирделәр агентлыкка.
БР Экология министрлыгында «Чишмә шикәр заводы» предприятиесе федераль контрольдә, дип билгеләделәр.
Читайте нас