Чишмэ
+12 °С
Облачно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Безнең тирә-як мохит
16 Октября 2020, 06:52
Октябрь аена сынамышлар
Октябрь безгә нинди һава торышы юрый?
16 октябрь
– соры болытлар түбән йөзә икән, көн бозылыр.
17 октябрь
– җил тынса – көннәр суытыр.
18 октябрь
– әгәр ала каргалар һәм чәүкәләр һавада очып уйный, ә болытлар җилгә каршы йөзә икән, кар явар.
19 октябрь
– коры кар төшкәләсә, киләсе ел җәе җылы, уңыш мул булыр.
20 октябрь
– агачта яфраклар коелып бетмичә, кар яуса, тиздән эреп бетәр.
21 октябрь
болытлар җиргә салынып торса, тиздән суытыр.
22 октябрь
түбәләрдә боз сөңгеләре күренсә – көз китәргә ашыкмый дигән сүз.
23 октябрь
көнне айны күзәтәләр. Әгәр “мөгезе” төньякка карап тора икән, тиздән суыклар җитәр. Көньякка караса – бер атна җылы торыр. Көнчыгыш яки көнбатышка юнәлсә – көчле суык җил көтегез.
24 октябрь
иртән кар очса, кыш суык килер.
25 октябрь
дә йолдызларга карыйлар. Алар якты яналар икән – суыта, тонык икән – җепшек карга, зәңгәр төсмер белән балкып янсалар – кар көтегез. Балкучы йолдызлар бик күп икән, киләсе елга борчак уңар.
26 октябрь
көньяктан тиз-тиз агучы болытлар йә яңгыр, йә кар алып килә.
Фото:
stihi.ru
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"