Чишмэ
-12 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
15 октябрь 2020, 13:38

С. Балуев: Суның сыйфатын тикшереп торабыз

Чишмә спорт комплексы бассейнына йөрүчеләр арасында балалар да, өлкән яшьтәгеләр дә күп.

Һәр бассейн, нинди генә булмасын, санитар таләпләргә җавап бирергә тиеш. Ә безнең спорт-савыктыру комплексында бу таләпләр үтәләме? – шул сорау белән Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Сергей Балуевка мөрәҗәгать иттек.
– Бассейн техник регламентка ярашлы чистартыла. Техник хезмәткәрләр бассейн читенә чыккан суны көн дәвамында сөртеп торалар, чөнки йөзгән вакытта су ташып чыга.
Шулай ук киенү-чишенү, бәдрәф һәм душ бүлмәләрендә идәннәр даими юыла. Хезмәткәрләр техник тәнәфес вакытында, ә ул бездә сәгать икедән өчкә кадәр дәвам итә, бассейндагы сукмакларны һәм душ бүлмәләрен тагын бер кат юып чыгаралар. Дәресләр тәмамлангач, биредәге барлык бүлмәләр һәм бассейн тагын тиешенчә юып чыгарыла, – диде ул.
Дәресләрдән соң җыештыручылар бассейн стеналарын ике метр биеклеккә кадәр дымлы чүпрәк белән сөртеп алалар. Эскәмияләр, балалар һәм өлкәннәр судан чыкканда тотынган баскыч култыксалары мотлак рәвештә дезинфекцияләнә. Душта, киенеп-чишенү бүлмәләрендә һәм бәдрәфләрдә дә шундый ук эшләр башкарыла.
– Икенче көнне безгә иртән-иртүк килүчеләр чиста бассейнда коенсыннар өчен ул шул рәвешле җыештырыла. Бассейндагы суның сыйфаты атна саен тикшерелә, шулай ук анализга җибәрелә. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бассейн һәм бүлмәләр сертификаты булган махсус чаралар белән эшкәртелә, – диде Сергей Балуев.
Читайте нас