Чишмэ
-2 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
8 октябрь 2020, 17:25

Милли стильдәге кием – гореф-гадәтләргә хөрмәт

Рәсәйлеләрнең, шул исәптән чишмәлеләрнең үз тамырлары белән кызыксынуы, һәм нинди милләт вәкиле булуын ассызыклап, милли стильдәге киемнәр кия башлавы куанычлы.

Үзәк район китапханәсендә эшләүче Гөлсинә Әхмәдиева шундый костюмнар һәм күлмәкләр тегә.
Гөлсинә Зианчура районының Исәнгол авылында күп балалы гаиләдә туган. Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге республика сәнгать гимназиясендә белем алган. Кием дизайнеры булу теләге аны Уфа шәһәренең 38нче лицеена, ә арытаба Уфа нефть университетына алып килгән, анда ул «Дизайнер» белгечлеге буенча диплом алган. Кызның диплом эше университет волонтерлары өчен милли бизәкләр белән стильле киемнәр коллекциясе булган. Укуын тәмамлагач ул тегү ательесында эшләгән. Гөлсинә үзе һәм гаиләсе өчен дә киемнәр тегә, аның тукыма читләрен эшкәртү өчен җайланмасы, өстәлле тегү машинасы бар, күп эштә ире дә ярдәм итә.
Сәләтле белгечне бөтен дөньяга билгеле Фәйзи Гаскәров исемендәге бию ансамбленә костюмер итеп эшкә чакырганнар. Ике ел элек Чишмәгә, тормыш иптәшенең туган ягына күченеп кайтканнар.
– Чишмә район китапханәсендә эшкә урнашкач, милли киемнәр тарихын ныклап өйрәнә башладым, чөнки биредә күргәзмәләр еш оештырыла. Дарья Аслаева белән бергә авыл китапханәчеләре өчен милли киемнәр тегү проектын гамәлгә ашыра башладык, эш барышында Дарья Анатольевна теория белән таныштырды, ә мин осталык класслары үткәрдем. Татар хатын-кызларының милли баш киеме – калфак, башкорт хатын-кызларының милли кием элементы булган кашмау тегеп бизәдек. Милли киемнәрне өйрәнгәндә, аларның бик уңайлы, иркен булуына, хәрәкәтне чикләмәвенә игътибар иттем.
Гөлсинә милли стильдәге киемнәр тегә башлагач, чишмәлеләр аның турында бер-берсеннән ишетеп, күреп, интернет буенча белеп заказлар бирә башлаганнар. Яңа өйләнешүче парлар һәм кода-кодагыйлар никахка кию өчен бер төрле стильдәге киемнәргә заказ бирәләр. Заказга күлмәк теккәндә ул һәр кешенең үзенчәлеген игътибарга ала. Умартачылар да бал ярминкәләрендә һәм төрле күргәзмәләрдә катнашканда үз продукцияләрен тәкъдим итү өчен матур, милли киемнәргә заказ бирәләр. Ни дисәң дә, киемгә карап каршы алалар бит.
Читайте нас