Чишмэ
-20 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
4 октябрь 2020, 15:20

Чишмәдә – сәнгать күргәзмәсе

29 сентябрьдә Чишмә балалар сәнгать мәктәбендә ниндидер дәрәҗәдә уникаль вакыйга булды – «Мәктәпнең сәнгать галереясы – үсеп килүче буынга мәдәни-рухи тәрбия бирү чыганагы» проектын тормышка ашыру барышында «Мирас» дип аталган күргәзмәләр залы ачылды, моның өчен Президент грантлары фондыннан ярдәм алынды.

Башкортстан руслары соборы җәмәгать оешмасы республиканың Иглин, Уфа һәм Чишмә районнарындагы өч мәктәпне сайлап, мәктәптә галерея булдыруга президент гранты отты. Грант ярдәмендә «Рус музее шедеврлары», «Яңарыш даһилары» һәм «19нчы гасырда портрет сәнгате» темалары буенча лазер күчермәләре комплектларына заказ бирелгән. Дөньякүләм әһәмияткә ия булган сынлы сәнгать фондының әлеге өч комплекты үзгәреп торачак – күргәзмә бер ай Чишмәдә, арытаба – Иглинда, аннары Уфада эшләячәк. «Башкортстан руслары соборы» төбәк иҗтимагый оешмасы да мәктәпнең күргәзмә залын косметик ремонтлауга акча биргән.
– Бу озак сроклы проект булыр дип өметләнәбез. Күргәзмә заллары арытаба «Башкортстан руслары соборы» төбәк иҗтимагый оешмасында тупланган экспозицияләр белән даими эшләүче галереяләр булачак, һәм без аларны вакыт-вакыт күргәзмәгә куя алачакбыз, – диде Чишмә районының балалар сәнгать мәктәбе директоры Татьяна Хәбибуллина.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ул «Башкортстан руслары соборы» төбәк иҗтимагый оешмасының Чишмә районы бүлекчәсе рәисе булып тора.
– Бу проектта иң кызыклысы – экскурсоводлар мәктәбен ачу. Программа эшләнде, беренче мәктәпнең сигезенче «Е» һәм «Д» сыйныфларында белем алучы тугыз укучыны сайладык, аларны укыттык, Уфага чын экскурсоводлар үткәргән осталык классларына алып бардык. Алар район мәктәпләре укучылары белән экскурсияләр үткәрәчәк, – диде ул.
Без әлеге проектта катнашкан булачак экскурсоводлар Илья Игнатьев һәм Радмила Гәрәева белән әңгәмәләштек.
– Проект безгә яңа компетенция, халык белән эшләү тәҗрибәсе бирә, сөйләү телен үстерә. Осталык классыннан соң сәнгать белемен артты-рырга һәм экскурсия алып барырга өйрәнергә теләдек, – ди алар.
Балалар чара башланганчы ук җыелдылар һәм күргәзмә ачылуын, рәссам Шишкинның «Нарат урманындагы иртә» дип аталган гаҗәеп картинасын, һәм Васнецовның дулкынландыргыч шигъри риваятьләр һәм әкияти мохиткә алып кереп китүче «Аленушка», «Өч батыр» һәм башка картиналарын якыннан күрү мизгелен түземсезләнеп көттеләр. Айвазовский картиналары диңгез пейзажы матурлыгын оста итеп тапшыра, ә Брюлловның «Помпеяның соңгы көне» картинасы каршында сәгатьләр буена басып торырга мөмкин! Күргәзмәдә 12 бөек рәссам картиналарының лазер белән эшләнгән күчермәләре бар иде. Күргәзмә ачылыр алдыннан «Башкортстан руслары соборы» төбәк иҗтимагый оешмасының мәдәният буенча комитеты рәисе Виктор Афанасьев, музей директоры Радик Әхмәдиев, Чишмә поселогының Успение чиркәве башлыгы протоиерей Владимир Жданов балалар алдында чыгыш ясадылар. Арытаба «Башкортстан руслары соборы» төбәк иҗтимагый оешмасының мәдәният һәм тел сәясәте комитеты әгъзасы Татьяна Вәлитова укучылар өчен экспозицияләр буенча экскурсия үткәрде.
Читайте нас