Чишмэ
+15 °С
Облачно
Тат
Рус
Безнең тирә-як мохит
3 Октября 2020, 10:56
Зур күләмле чүп-чарны кая куярга?
Билгеле булуынча, автоматлаштырылган «Инцидент» системасы ярдәмендә онлайн режимда республика, шул исәптән Чишмә районы халкын борчыган проблемалар күзәтелә.
Якташларыбызның нинди мәсьәләләрне көнүзәк дип исәпләве, аларның ничек хәл ителәчәге турында түбәндәге язмаларда укыгыз.
Илшат Гыйләҗев:
– Тәүдә чүп мәйданчыкларын тиешле норма буенча урнаштырырга, ә аннан соң инде чүп-чарны бакка кадәр илтеп ташларга иренгәннәрне җавапка тарттырырга кирәк. Чүп реформасы башланганга 1,5 ел вакыт үтте, ә каты көнкүреш калдыкларын түгү мәйданчыклары элеккечә калды. Моңа игътибар итүегезне сорыйм.
Алия Исхакова:
– Зур күләмле чүпне кая ташларга?
Гүзәл Әбсәламова:
– Тынычлык урамында барысын да, бакча җыештырганнан соң калган чүп-чарны һәм иске җиһазларны да бер өемгә ташлыйлар. Поселокта да чүп-чарны теләсә кая ыргыталар. 10 метр ара үтәргә иренәләр.
Ришат Мансуров, Чишмә районы хакимияте башлыгы:
– Чишмә поссоветы 2020 елның 28 һәм 29 сентябрендә поселокта 23 контейнер мәйданчыгында зур күләмле чүп-чар өчен бункерлар урнаштырды.
Тулгач аларны «Ямь» җәмгыяте алып китә. Поселокны төзекләндерү буенча тәкъдимнәр белән 8 (34797) 2-22-72 телефоны буенча Чишмә поссоветына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"