Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
1 октябрь 2020, 13:30

Фермердан йорт

Һәркем уңайлы, җылы һәм ямьле өйдә яшәргә тели. Сафар авылында 93 яшьлек картәтисе Шамил Бикбулатов белән иске генә йортта яшәүче Илдар Якупов та яңа йорт турында хыялланган.

Мәрхәмәтле кешеләр ярдәм кулы сузмаса, аның бу хыялы тиз генә тормышка ашмас иде, мөгаен.
Илдарга 27 яшь, ул Туймазыда балалар йортында үскән, аннары картәтисе янына кайтып яши башлаган, фермер Изварт Шәмсетдиновка эшкә урнашкан.
– Илдар минем янга килеп, эшкә алуымны сорады, баш тартмадым. Алты ел хуҗалыкта терлекче булып эшли, хезмәт сөючән, эшкә җаваплы караучы егет. Йорт бурасы безнең база территориясендә тора иде, июнь аенда аны алар яшәгән иске йорт янына күчердек, – дип сөйләде Изварт Мәгънәви улы.
Сафар авыл Советы биләмәсе башлыгы Илдар Байбурин да читтә калмаган, төзүчеләр белән йортны күтәрү турында сөйләшкән. Биш тәрәзә һәм ишек кую өчен муниципаль бюджеттан 36 мең сум акча би-релгән, су да авыл Советы көче белән кертелгән. Йортны төзүгә бабайның акчалары да тотылган. Калган чыгымнарны Изварт Шәмсетдинов үз өстенә алган, йортка ут кертелгән, электр җылыткычлар сатып алынган, түшәм һәм идәннәр җәелгән, шушы көннәрдә җылыткыч материал кайтарылган. Төзелеш материалларын эзләү, аларны кибеттән алып кайту да аның җилкәсенә төшкән. Чыгымнарның бер өлеше Илдарның айлык хезмәт хакыннан тотып калынган.
Эш бирүче үз хезмәткәрен генә түгел, аның картәтисен дә кайнар аш белән тәэмин итә, пешекче Илдар аша аңа да төшке аш җибәрә.
– Кара булса да үз мунчабыз бар, менә әле аны ягып, картәтиемне юындырырга җыенам. Йорт төзүдә ярдәм итүчеләрнең барысына да зур рәхмәт. Карагыз әле, нинди матур булды. Барысын да эшләп бетереп, анда күченгәч әкияттәге кебек яшәячәкбез, – диде Илдар Якупов.
Чынлап та, яңа йорт искесе янында хан сарае кебек күренә.
– Изварт Мәгънәви улы белән киңәшләшеп эшләдек, ул минем, ә мин аның сүзләренә колак салдым. Бу эштә аның ярдәме бик зур. Әлеге вакытта өйгә газ кертү бурычы тора, бу гади генә түгел, әмма башкарып чыгарлык эш. Илдар картәтисе белән уртак тел табып яшәргә тырыша, кулыннан килгәнчә аның турында хәстәрлек күрә, – диде авыл Советы хакимияте башлыгы Илдар Усман улы.
Фермер Шәмсетдинов кебек мәрхәмәтле йөрәкле, үз хезмәткәрләренә ярдәм итәргә әзер торган кешеләр күбрәк булса иде, андыйлар хәзер, пандемия керемнәргә кире йогынты ясаган чорда, бигрәк тә сирәк очрый.
Читайте нас