Чишмэ
-20 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
29 сентябрь 2020, 18:28

Җимеш агачлары утыртырга вакыт

Сентябрь азагы, октябрь башы – агач-куак үсентеләрен көздән утыртып калу өчен иң кулай вакыт. Үсентене көз утыртсаң отышлырак, бу вакытта аның тамыр системасы ныгып кала.

«Яңа бакча» крестьян-фермер хуҗалыгының тәҗрибәле бакчачысы Эльвира Маннанова да агачларны көздән утыртыгыз, дип киңәш бирә. Җиләк-җимеш агачларын әлеге вакытта утыртуның уңай яклары күп һәм билгеле бер кагыйдәләрне үтәсәң, үсентеләр бакчада тамыр алып үсеп китәчәк һәм хуҗаларны мул уңыш белән сөендерәчәк. Эльвира Вил кызы сүзләренә караганда, үсентеләрне сатып алганда тамырына игътибар итәргә кирәк, ул коры булмаска тиеш. Көньяктан китерелгән үсентеләрне алмагыз. Аларны бөреләренең бер-берсеннән ерак урнашуыннан белеп була, чөнки җылыда агач тизрәк үсә. Алар Башкортстан шартларына җайлашмаган, ә кыш кырыс килгәндә һәлак булырга мөмкин. Шуңа күрә районлаштырылган үсентеләрне генә алырга кирәк. Утырту өчен агачларны якындагы питомниктан сатып алсагыз әйбәтрәк булыр, аларны күз алдыгызда казып бирерләр. Иң мөһиме – үсентенең яшь булуы, җимеш агачы никадәр яшьрәк булса, шулкадәр тизрәк үсеп китә. Тамырлары кипмәскә тиеш, шуңа күрә юеш кәгазь, аннары полиэтилен белән төрергә яки дымлы туфрак салынган пакетка утыртырга кирәк. Питомниклар үсентеләрне туфрак салынган контейнер белән сата. Мәсәлән, Ленин урамында «Байкал» кибете янында шундый үсентеләр сатылуын күрдек. Кушнарен районының Калтай авылыннан килгән сатучы Хәбир Хаматҗанов агачларны дөрес итеп утырту һәм карау турында аңлатты. Күпләр җимеш агачларын урамда сатып торучылардан алмасаң яхшырак дип уйлый. Гәзит укучыларыбыз арасында шундый сатучылардан алып алданучылар да бар – слива үсентесе дип алган идек, слива булмады яки үсенте тамыр алмады дип хәбәр итүчеләр дә булды. «Бу сатучылар янында басып тордым, кичтән үсентеләрне җыялар, аларга эленгән матур этикеткаларны салдырып алалар, ә икенче көнне иртән товарларын тагын тезеп, сорт атамалары язылган матур рәсемнәрне элеп куялар. Кайсы нинди үсенте икәнен кайдан истә калдырсыннар. Алардан нәрсә дә булса сатып алырга күңел тартмый», – дип сөйләде базарда үз бакчасында үстергән яшелчә-җимеш сатып торучы хатын. Шуңа күрә, үсентеләрне махсус питомниклардан гына алу яхшырак. Анда нинди товар алуың билгеле, сертификаты бар, сатучы-консультант барысын да аңлатып бирәчәк.
Безнең белешмә
Агачны көздән утыртуның өстенлекләре:
– бу чорда бакчачылар үсентеләрне түбәнрәк бәягә алала;
– көздән утыртылган яшь агачлар иртә язда ук үсә башлый. Тамырлары агачны яхшы тукландыра;
– бакчачылар билгеләп үтүенчә, көзен утыртылган җимеш агачлары эрерәк һәм сусылрак җимешләр бирә;
– көздән утыртылган агачларга аерым тәрбия һәм су сибү таләп ителми, чөнки аларны яңгырлар тукландырачак;
– язга үсентеләрнең утырткандагы яралары төзәлә.
Читайте нас