Чишмэ
-25 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
21 сентябрь 2020, 13:41

Балалар туган як тарихын да өйрәнә

Пионерлар һәм укучылар йортының «Тамга» берләшмәсендә балаларны иҗади фикерләү сәләтенә генә өйрәтеп калмыйлар, шулай ук туган ягыбызда һәм республикада яшәүче халыкларның мәдәнияте белән дә таныштыралар.

Район гәзите хәбәрчесе барганда балалар шундый дәресләрнең берсендә иде.
– Бүген безнең дәреснең темасы – милли киемнәр. Чөнки ул – халык байлыгы. Дәресләрдә балаларга милли киемдәге бизәкләр турында гына түгел, аның тарихы турында да сөйләргә тырышабыз. Мәсәлән, ни өчен башкортлар үз киемнәрен бизәү өчен көмеш тәңкә кулланганнар, һәм киемнәрдә ни өчен шундый-шундый төсләр булган, шул турыда аңлатабыз. Күп кенә сәнгать әсәрләрендә ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, төсләрне бер-берсенә туры китереп сайлавы тикмәгә генә телгә алынмаган бит. Шуңа күрә, туган як мәдәнияте һәм көнкүреше турында сөйләгәндә, балалар төбәк тарихын истә калдырсын, туган якны яратсын, аның үткәне белән горурлансын дип тырышабыз, – ди иҗади берләшмә җитәкчесе Гөлнара Воробьева. – Элек күбрәк киез, гобелен белән шөгыльләнсәк, хәзер декоратив-гамәли рәсем ясарга, агачка бизәк төшерергә, пластилиннан әвәләп төрле әйберләр эшләргә һәм башка бик күп нәрсәләргә өйрәтәбез.
«Тамга» берләшмәсе «Башлангыч» проекты ярдәмендә балаларга балчыктан әйберләр ясау өчен махсус җиһаз алган. Бу эштә иганәчеләр, битараф булмаган халык һәм ата-аналар да ярдәм иткән. Биш түгәрәккә 5–15 яшьлек балалар йөри.
– Бер төркемдә 12 укучы шөгыльләнә. Бездә мәктәпкәчә төркем дә эшли, ата-аналар кич сабыйларын балалар бакчасыннан алганнан соң бирегә алып килә ала. Алар белән пластилиннан, тозлы камырдан әвәләп төрле әйберләр ясыйбыз, төсләрне өйрәнәбез, катыргыдан кайчы белән кисеп аппликацияләр эшлибез. Мондый дәресләр баланы мәктәпкә әзерли, ә бит алты яшьлек балалар арасында пычакны дөрес итеп тота белмәүчеләр дә бар. «Тамга» берләшмәсендәге дәресләр баланың вак моторикасын, фикерләү сәләтен һәм сөйләмен үстерергә, башка балалар белән бер төркемдә, шулай ук басылып кына утырып эшләргә һәм координацияне көйләргә ярдәм итә. Безгә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар да килә. Алар район һәм республика дәрәҗәсендәге төрле бәйгеләрдә дә катнашалар, – дип сүзен тәмамлады Гөлнара Агаморад кызы.
Читайте нас