Чишмэ
+12 °С
Облачно
Тат
Рус
Безнең тирә-як мохит
20 Сентября 2020, 11:30
Ярты гасыр бер мизгелдә үтте
Күптән түгел Чишмә поселогында яшәүче Александр һәм Валентина Пролипоталар бергә гомер итүләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр.
Район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рим Нәбиуллин, ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альфира Мохкулова шул уңайдан тәбрикләү өчен аларның өенә бардылар.
Юбилярларның икесе дә Чишмә районында туып-үскән, Александр Николаевич соңгы 29 елда җылылык челтәре оешмасында шофер булган. Тормыш иптәше гомере буе Чишмә үзәк район дәваханәсендә «ашыгыч ярдәм» фельдшеры, ә 60 яшьтән соң шунда ук диспетчер булып эшләгән.
– Валентина белән балачактан ук танышбыз, бер урамда үстек, дуслашып йөри башладык. Хәрби хезмәттән кайткач өйләнештек. Анатолий һәм Игорь исемле улларыбыз бар, хәзер инде икесе дә гаиләле. Дүрт оныгыбыз бар. Озак еллар бергә бәхетле яшәүнең сере бик гади: бер-береңне яратырга, хөрмәт итәргә, бәхәсләшкәндә юл куя белергә кирәк. Аннары бер-береңә ярдәм итү мөһим, кайчак син аңа өй эшләрендә булышасың, кайвакыт ул сиңа ярдәм кулы суза.
– 50 ел гомер бер мизгел кебек үтте дә китте, кичә генә өйләнешкәнбез кебек. Яшьләргә гаиләдә һәрвакыт мәхәббәт хакимлек итсен, бер-береңә ышаныч һәм хөрмәт булсын, дип телисем килә, – ди Александр Николаевич.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"