Чишмэ
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
14 сентябрь 2020, 18:28
Ватарга һәм җимерергә ирек бирмибез!
Шушы көннәрдә Чишмә поселогының Коммунистлар урамындагы 8нче йорт янында «Башкортстан йорт аллары» программасы буенча төзекләндерү эшләре тәмамланды.
Исегезгә төшерәбез, «Башкортстан йорт аллары» «Бердәм Рәсәй» партиясе тарафыннан гамәлгә ашырылучы «Шәһәр мохите» федераль проекты программасы булып тора.
8 сентябрьдә башкарылган эшләрнең сыйфаты тикшерелде, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Айдар Якупов, «Бердәм Рәсәй» партиясенең урындагы бүлекчәсе секретаре Марат Байбурин, Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе башлыгы Азат Гайнуллин, «Жилсервис» җәмгыятенең баш инженеры Илдар Рәфыйков катнашлыгындагы комиссия һәм бу йортта яшәүчеләр канәгать калдылар.
– Әлеге вакытта шәһәрдәге кебек яшәвебезгә бик шатбыз. 30 ел элек, биредә фатир алганнан бирле, йорт алдында бернинди эшләр дә башкарылмады, юллар җимерелеп бетте, хәтта таксистлар да безнең йорт янына килүдән баш тарта иде. Үткән елда безнең бистәдәге төп юлга асфальт җәелде, тик пычрак җирдән юлга чыкканчы арып бетә идек. Ә хәзер ишек төбеннән үк асфальт юл салынган, туфли белән дә йөрергә була, – диде Людмила Шарабырова.
Бу йорт 18 фатирлы, биредә яшәүчеләр машиналар өчен парковка булуга аеруча шатлана. Төзекләндерү эшләре җиренә җиткереп башкарылган, ике кат асфальт салынган, матур тимер коймалар куелган, йорт алдына агачлар утыртылган. Спорт мәйданчыкларына хәтта күрше йортлардан да балалар һәм яшьләр килә.
– Тирә-якта биш видеокамера урнаштырылды, берәүгә дә башкарылган эшләрне җимерергә ирек куймаячакбыз. Күршеләр дә тәрәзә аша карап кына торалар. Әйткәндәй, әбиләребез дә тренажерларда шөгыльләнүдән баш тартмый, хәтта интернетка да эләктеләр, – дип елмая Людмила Ивановна.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"