Чишмэ
-20 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
14 сентябрь 2020, 14:25

Игелекле эш игътибарсыз калмый

Җәйге көннәр, шуның белән каникуллар да тәмамланды.Белемгә омтылучы укучылар дулкынланып һәм түземсезләнеп мәктәптә укулар башлануын көттеләр, чөнки дистанцион белем алу күпләр өчен зур сынау булды.

З. Арсланова
Безнең Игнатовка авылының башлангыч гомум белем бирү мәктәбе өчен уку елы күңелле мизгелләрдән башланды. Мәктәпкә берничә ел инде иганәчелек ярдәме күрсәтелә. «Туклану үзәге» җәмгыяте быел укучыларны яңа парталар белән шатландырды, Миңнеәхмәтов шәхси предприятиесе заманча мәктәпкә бик кирәкле булган җиһаз – интернет өчен роутер алып бирде, ә «Төзелеш материаллары комбинаты» җәмгыяте беренче сыйныфларга уку кирәк-яраклары бүләк итте.
Игелекле эшләр игътибарсыз калмый – алар ярдәм көтүчеләргә маяк уты кебек балкый. Безнең меценатлар балаларга матди яктан гына булышлык итеп калмый, алар шулай ук якты киләчәккә ышаныч тудыра. Безнең учреждение проблемаларына битараф булмаган халыкка чын күңелдән рәхмәтлебез.
Иганәчелек ярдәме күрсәтү «начар бәндәләргә караганда, яхшы кешеләр күбрәк» дигән бәхәссез хакыйкатьне тагын бер кат исбатлый! «Дөнья игелекле кешеләргә бай» дигән гыйбарә чын мәгънәсен югалтмаган әле.
Читайте нас