Чишмэ
-25 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
13 сентябрь 2020, 16:18

Бәрәңге – кемдә уңды, кемдә юк

Бәрәңге алу вакыты җитте. Шатлык-куанычка да, борчылырга да сәбәп бар: кайберәүләрнең бәрәңгесе вак булды, кемнәрнекедер ярыйсы гына, мул уңыш алучылар да бар.

Мәсәлән, Ярми авылында яшәүче Әлфия һәм Салих Миңнегалиевларның бәрәңгесе быел мул булган. Әлфия апа элек авыл мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыткан, Салих абый нефть сәнәгатендә вахта белән эшләгән. Хәзер икесе дә лаеклы ялда һәм күп вакытлары бакчада үтә.
– Быел уңыш шәп – үзебезгә дә җитә, сатуга да әзерләдек. Улыбыз Айдар да бәрәңге алырга булышты, укырга да, безгә ярдәм итәргә дә вакыт таба. Бәрәңгенең иртә өлгерә торган сортын утырттык, август аенда озакка сузылган яңгырлар уңышка йогынты ясамады, безнең туфрак уңдырышлыдыр, мөгаен. Орлыкны «Әһли» крестьян-фермер хуҗалыгыннан сатып алган идек. Бәрәңгенең бер килограммын 35–40 сумнан сатабыз. Сатып алучылар аның сыйфатыннан канәгать, зарланучылар юк, – диде Салих абый.
Алар бәрәңге генә түгел, шулай ук кишер, суган, сарымсак, «черри» һәм «энҗе бөртеге» сортлы сары помидорлар һәм башка яшелчәләр дә саталар. Ихаталарында гортензия, флокслар, дельфиниумнар, хризантемалар һәм башка төр чәчәкләр гөрләп утыра.
– Үз бакчабызда үстерелгән яшелчәләрне сатабыз. Әйткәндәй, иртә өлгерә торган бәрәңге икенче ашлар әзерләү өчен яхшы. Быел барлык бакчачылар өчен бәлагә әйләнгән колорад коңгызына каршы ныклап көрәшергә туры килде. Аларны җиңә алмаганнарның уңышы да начар. Кортларга даруны ике тапкыр сиптерәбез, чөнки кул белән җыеп кына котылып булмый. Моның өчен «Корадо» препараты кулландык. Башта кортлар күренү белән агуладык, ә икенче тапкыр чәчәк атар алдыннан сиптердек. Шуны әйтергә кирәк, мондый эшкәртү корткычларны юк итәргә ярдәм итә. Ә тагын да бәрәңгене казып алганнан соң берничә урынга киселгән яки кечкенә бүлбеләрне калдырырга кирәк, коңгызлар шул урынга җыелгач, юк итәргә уңайлы була, – диде Әлфия апа.
Барлык бакчачыларның да мул уңыш алуын һәм бәрәңгене казу өчен көннәр аяз булуын телибез.
Читайте нас